ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Россия авыл хуҗалыгы   министрының беренче урынбасары Оксана Лутова,  АПК идарәсенең төбәк органнары һәм «Халык фермеры» ассоциациясе вәкилләре катнашында  узган  киңәшмәдә  кече авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме мәсьәләләре каралды. Оксана Лут ведомствоның фермерлыкны үстерү буенча алып  барыла  торган эшләре турында сөйләде һәм чарада катнашучыларның сорауларына җаваплар бирде.


14
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Министрлык  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары арасыннан  сайлап  алу  конкурсын  игълан итә.


11
февраль, 2022 ел
җомга

Своё Фермерство экосистемасында  фермерлар өчен бушлай сервис – «Агроконсультант» барлыкка килде. Аның ярдәмендә аграрийлар К.А. Тимирязев ис. Россия дәүләт аграр университеты – МСХА  мөгаллимнәреннән шәхси квалификацияле консультацияләр ала алалар.  Экспертлар Telegram мессенджеры ярдәмендә читтән торып консультация бирергә әзер, ә кирәк очракта – шәхсән элемтәгә дә керә алалар.

«Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең  Татарстан Республикасы филиалы белгечләре 2022 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап алып  тикшерделәр. Кырларның гомуми торышын билгеләү максатларында, бер атна эчендә барлыгы - 3,5 мең га, ә бу ел башыннан бирле  15,3 мең га җир тикшерелде.


10
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Сарман районына эш сәфәре «Агромастер «ПК» ҖЧҖенең Сарман участогында булудан башланды. Аннары ул "Сарман-ит" ҖЧҖенең җитештерү цехы белән танышты, район фермерлары белән очрашты. Аннары Сарман район Советының  2021 елга йомгаклар  ясауга  багышланган   утырышында булды.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре  белән Актаныш муниципаль районында булды.


9
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру өчен «Агростартап» грантын алуга конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.


7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

"Сәйдәшев исемендәге АХП" ҖЧҖ базасында   язгы кыр эшләренә әзерлек буенча авыл хуҗалыгы семинары узды. Анда Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.


4
февраль, 2022 ел
җомга

Бүген  Азнакай  муниципаль районында авыл  хуҗалыгы алдынгылары   хөрмәтенә  зур  бәйрәм  узды. Нәкъ менә алар   азык-төлек  белән тәэмин итәләр һәм   районның  икътисадый  үсешенә  саллы  өлеш  кертәләр.  

2021 елда Свое Родное маркетплейсы аша татарстанлылар сатып алган    продуктлар  арасында  иң популяры кош ите  булды.    Узган ел Зеленодольск районыннан  фермер  Кадрия Лотфуллина  продукциясен бик  теләп  алдылар.   Маркетплейска ул 65 төр продукция чыгарды. Кош итеннән тыш, фермер шулай ук йомырка, каклаган, ысланган продукция һәм ит ярымфабрикатлары сата.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International