Татарстанда авыл ипотекасы кабат бирелә башлады

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда яшәүчеләр тагын ташламалы шартларда авыл җирендә йорт сатып ала йә төзи алалар. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россельхозбанк авыл ипотекасы бирә. Ташламалы ипотека Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан субсидияләр бирелгәннән соң яңадан торгызылды. Финанс чараларын хәзер хосусый торак төзелешенә яки шәһәр читендә җир кишәрлеге белән йорт сатып алырга тотарга мөмкин.

“Авыл ипотекасы үзенә ихтыяҗ булуын күрсәтте инде. Әлеге программа гамәлдә булган вакытта Татарстанның 2,5 меңнән артык гаиләсе торак шартларын яхшырта һәм авыл җирлегендә күчемсез милек сатып ала алды. Безнең клиентлар арасында беренче үз торагын булдыруга ирешкән яшь гаиләләрнең күп булуы аеруча сөендерә. Ә алар өчен авыл ипотекасының төп өстенлеге ставка процентының түбән булуында”, - дип билгеләп үтте Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова.

Авыл ипотекасын еллык 3% ставка белән алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International