Балтач районында Сенаж көне узды

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Балтач муниципаль районында «Сенаж көне» семинары узды. Анда министр урынбасарлары Ленар Гарипов, Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.

Семинарның төп бурычы - республиканың һәр хуҗалыгының агымдагы һәм аннан соңгы елларда иң яхшы сенаж әзерләүгә  омтылуын  булдыру.

 «Бүгенге сәнәгать җитештерүе шартларында хайваннарны бары  тик  фермада азык өстәлләренә яисә  җәйге лагерьларда  тигәнәләргә салынган  азык  белән генә тукландыру җитеп бетми.  Тукландыруны  норма буенча  башкармау, азыкта туклыклы матдәләр җитешмәү яки аларның артык  күп булуы, һичшиксез,  матдәләр алмашуының бозылуына, продуктивлыкның   кимүенә, иммунитетның төшүенә, төрле авырулар килеп чыгуга һәм, ахыр чиктә, терлекләрнең яраксызга әйләнүенә китерә», - дип билгеләп үтте үз чыгышында Ленар Гарипов.

 Күпьеллык үләннәрнең югары уңышлы һәм туклыклы булуы күп очракта аларны куллану срогына бәйле.  Азык мәйданының  гомуми структурасында күпьеллык үләннәр үстерү   срогы бер  урында 5 ел  һәм аннан артыграк  булган мәйданнар  20%тан артып киткән районнарда сыйфатлы азык әзерләү мөмкин түгел.

Терлек азыгы әзерли башлау өчен иң мөһим нәрсәләрнең  берсе – кыска вакыт эчендә,  азыкның   туклыклылыгын югалтмыйча, аны сыйфатлы  итеп әзерләргә мөмкинлек бирә торган   техника булу.

Бу хакта үз чыгышында Рафаэль Фәттахов сөйләде. Ул,  30 майдан 3 июньгә кадәр бөтен республика буенча азык әзерләү техникасын кабул итү узды, дип билгеләп  үтте.

 “Кабул  итү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, иң югары  дәрәҗәдә әзерлек Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Биектау, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Саба, Сарман, Тукай районнары хуҗалыкларында  билгеләнде. Әлмәт, Югары Ослан, Менделеевск, Питрәч, Чирмешән районнарында терлек азыгы җыю комплексының әзерлек  дәрәҗәсе  канәгатьләнерлек түгел”, - дип ассызыклады министр урынбасары.

Семинарның практик өлешендә  авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре туфрак эшкәртүне ничек башкарырга, урып-җыю барышында  нинди техникадан файдаланырга, сенаж салганда консервантларны ничек кулланырга кирәклеге турында сөйләделәр.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International