Бүген Свияжск төбәкара мультимодаль логистик үзәге территориясендә яңа «Свияжск-Зернопродукт» элеваторы төзелешенә старт бирелде. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Август» фирмасы» АҖ генераль директоры Александр Усков катнашты.
Проектны гамәлгә ашыру 2,4 млрд. сумга чыга. Инвесторы - СММЛЦ резиденты - «Август-Агро» компаниясе. Элеваторның проект куәте 112,5 мең тонна ашлык сыйдырырлык булачак.
Элеваторның әлеге урында урнашуы ашлыкны автомобиль, тимер юл һәм су транспорты белән күчереп йөртергә мөмкинлек бирәчәк. Элеваторның үзенчәлеге - йөк төяү тизлегенең югары булуы, сәгатькә 700 тонна йөк төяп озатып булачак. Нәтиҗәдә, «елга-диңгез» судносына һәм тимер юл составына ашлык төяү вакыты 10 сәгатьтән дә озаграк булмаячак.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның һәм «Август» компаниясенең уңышлы хезмәттәшлеген билгеләп үтте. 2009 елда «Алабуга» ОЭЗда үсемлекләрне яклау чараларын җитештерү буенча «Август-Алабуга» заводы төзелгән иде. Моннан тыш, компания республиканың аерым районнарында заманча авыл хуҗалыгы предприятиеләрен үстерә. “Бүген азык-төлек иминлеге мәсьәләсе беренче урында тора. Татарстанда кимендә 4 млн тонна ашлык җитештерергә кирәк. Уңышны заманча сыйфатлы саклаудан һәм эшкәртүдән башка нинди дә булса эшчәнлек алып баруны фаразлау кыен”, - диде ул.
Татарстан Президенты, республика “Август” агросәнәгать проектларын хуплый, дип ассызыклады. “Без сезнең проектларны гамәлгә ашыруга никадәр җитди каравыгызны күрәбез. Мин сезгә актив эшчәнлегегез һәм ышанычыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Элеватор республикабызның иң перспективалы мәйданчыгында төзеләчәк”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Төзелеш берничә этапта узачак. Беренче чиратны 2023 елның сентябрендә эшләтә башлау күздә тотыла, ә проект тулы куәткә 2025 елда эшли башлаячак. Проектны тормышка ашыру өстәмә рәвештә 90га якын кешене эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
«Август» компаниясе генераль директоры Александр Усков республика җитәкчелегенә проектны хуплавы өчен рәхмәт белдерде. «Татарстанда Россия өчен уникаль инвестицион климат бар. Биредә проектларны тиз арада тормышка ашырып була. Шуңа күрә инвесторларга бирелә торган мөмкинлекләр өчен зур рәхмәт. Бүген без башлый торган проектның республика авыл хуҗалыгы үсешенә үз өлешен кертүенә ышанам”, - диде Александр Усков.