1 июньнән Татарстан Республикасы предприятиеләрендә Казан дәүләт аграр университеты һәм “Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе” югары белем бирү ФДБМУнең студентлар отрядлары эшли башлады.
Бүгенге көндә аларга Татарстан икътисадының алдынгы тармакларында һәм сегментларында ихтыяҗ зур. Студентларны һәм эшсез яшьләрне эш белән тәэмин итүне оештыру - Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтенең төп өстенлекләреннән берсе.
Казан дәүләт аграр университетыннан түбәндәге отрядлар эшләячәк: «Август Агро» студентлар авыл хуҗалыгы отряды, «Защита» студентлар авыл хуҗалыгы отряды, «Нармонка» студентлар авыл хуҗалыгы отряды, «Агробиотехнопарк» студентлар авыл хуҗалыгы отряды, «Благоустроитель» студентлар җитештерү отряды, «Позис» студентлар җитештерү отряды, «КАМАЗ Агро» студентлар җитештерү отряды, «Чиста кыр» студентлар авыл хуҗалыгы отряды.
Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясеннән: «Млечный путь» (“Киек каз юлы”) студентлар авыл хуҗалыгы отряды, «Kinndom» студентлар педагогик отряды, «Ильдан» студентлар проводниклар отряды, «Наутилус» студентлар юлчылар отряды, «AVIVA» студентлар сервис отряды.