Берничә буын мелиораторларның хезмәте Татарстанның авыл хуҗалыгын уңышлы һәм ышанычлы үстерү өчен нигез булып тора, шуңа күрә бүгенге көндә тармакка ярдәм итү — республика һәм бөтен ил дәрәҗәсендә булган өстенлекләрнең берсе ул. Бу хакта төбәктә мелиорация системасы төзелүгә 100 ел тулуга багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев сөйләде.
Тантаналар Казанда узды, бер мәйданчыкта хакимият, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук тармакның атказанган ветераннары җыелган иде.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте. Ул, тармак үсешенә импульс моннан нәкъ 100 ел элек, 1920 еллар башында дәүләт алдында иген уңышы булмау һәм ачлык проблемасы килеп чыккач бирелгән булуын искә төшерде. Шул исәптән мелиорация дә проблеманы хәл итәргә тиеш иде.
Берничә зур булмаган ноктадан старт алып, тармак үз-үзен тәэмин итәрлек һәм авыл хуҗалыгының уңышлы юнәлеше буларак үсә алды һәм бүгенге көндә бөтен республиканы тәэмин итә. “Коры һәм эссе еллар рәвешендәге табигать “сюрпризлары” илнең азык-төлек куркынычсызлыгы нигезе буларак мелиорациянең стратегик әһәмиятле булуын тагын бер кат раслый”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
"Мелиорация белән даими нигездә һәм капиталь рәвештә шөгыльләнмичә ярамый. Әйе, чыгымнар зур. Әмма икмәк — тормыш нигезе. Шуңа күрә республикада мелиорация системасын булдыру турындагы карар – бу катгый карар, һәм аннан башка яшәп булмый", - дип, мөрәҗәгать итте катнашучыларга Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.
Ул, заманча технологияләр авыл хуҗалыгын һәм аграр секторны 1970-1980 еллардагы эшчәнлеге белән чагыштырганда, шактый үзгәртте, дип өстәде.
"Әмма мелиораторлар хезмәтен бүген дә җиңел дип атап булмый", - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев һәм тармак ветераннарына чын күңелдән рәхмәт белдерде һәм яңа буыннар аша республика мелиорациясенә уңышлы үсеш теләде.
Кереш сүзеннән соң Татарстан Дәүләт Киңәшчесе алдынгы мелиораторларга дәүләт бүләкләре тапшырды, шулай ук аларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде.
Минтимер Шәймиев фикерен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов дәвам итте. Мелиорация өлкәсендәге эш — һәркөнне фидакарьләрчә хезмәт итүгә бәйле тормышка аерым караш ул, дип, билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
"Мелиорация – ул сугару гына да, киптерү генә түгел. Бу - дәүләтнең һәм кешеләрнең җиргә карата мөнәсәбәтенең тулы бер фәлсәфәсе. Бу - тере организмдагы кебек тулы бер чаралар комплексы. Һәм мелиорация бу организмны тагын да җанлырак һәм продуктиврак итә", - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Республика мелиорация системасын үстерү эшчәнлегендә зур һәм озын юл узды, һәм хәзер дәүләт бу юнәлешкә аерым игътибар бирә, дип билгеләп үтте үз чиратында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров.
"Армый-талмый хезмәт итү һәм югары профессиональлек, җаваплылык, мелиораторлар эшенә бирелгәнлек илнең азык-төлек иминлеге өчен һава торышына бәйсез рәвештә гарантияле шартлар тудыра. Җирнең уңдырышлылыгын саклау һәм яхшырту тәэмин ителә", - диде Марат Җәббаров.
Бүген «Татмелиорация» системасы - проектлаудан башлап, төзелгән мелиорация объектларын нәтиҗәле куллануга кадәр бөтен эшләр комплексын башкаручы 2 меңгә якын квалификацияле белгеч, 38 предприятие һәм оешма, дип ассызыклады министр.
"Татарстан Президенты тарафыннан мелиорацияне үстерүгә зур игътибар бирелә. 2025 елга кадәр гидротехник корылмаларны төзү һәм реконструкцияләү программасы озайтылды, аның кысаларында ел саен 150 млн.сум акча бүлеп бирелә. Соңгы елларда федераль һәм республика бюджеты катнашында сугару тармагын реконструкцияләү буенча масштаблы программа гамәлгә ашырылды. Агымдагы елда гына да федераль казнадан 600 млн. сумга якын акча бүлеп бирелде", - дип, нәтиҗә ясады Марат Җәббаров һәм Татарстан мелиораторларына катлаулы һәм кирәкле эшләрендә уңышлар теләде.