«АГРОВОЛГА 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә авыл хуҗалыгы машиналары төзелешенең соңгы тенденцияләре күрсәтеләчәк

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Инновацион технологияләр, югары нәтиҗәле авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалар һәм комплектлау әйберләре – боларның барысын да Казанда 6 июльдән 8 июльгә кадәр узачак «АГРОВОЛГА 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә күрергә мөмкин була.

Бу көннәрдә илебез һәм чит ил техникасын җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр йөздән артык техника алып киләләр. Ростсельмаш, Киров, Гомсельмаш, Брянсксельмаш, Алмаз, Беларусь, CLAAS, Amazone, KUHN брендлары Татагролизинг, Проминтел-Агро, Терра-Поволжье кебек  рәсми дилерлар, АРТ компаниясе һәм башкалар тарафыннан тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмәдә шактый күп  компанияләр беренче тапкыр катнашачак. Мәсәлән, Koblik Group компанияләре төркеме өч заводны  тәкъдим  итәчәк: Интех, Ромакс һәм Воронежсельмаш. Соңгысы күргәзмәгә конвейерлы К7 ашлык киптергечен алып киләчәк, ул зур булмаган хуҗалыклар өчен кызыклы  булачак.  

Лениногорскиның Ленмаш заводы беренче тапкыр үзенең тагылма җайланмаларының киң линиясен тәкъдим итәчәк, болар: тракторлар өчен үзбушаткыч ярымтагылма, пресслау-җыю җайланмасы, каты органик ашламалар кертү  җайланмасы.

АГРОВОЛГА күргәзмәсенең  яңалыгы – Клин машина төзелеше  заводы –   кабул итү-сортировкалау бункерының яңа ПСБ-40Эл моделен тәкъдим  итәчәк, ул яшелчәләрне турыдан-туры кырдан үзбушаткычлардан ала, туфрактан һәм пычрактан  арындыра һәм продуктны дүрт фракциягә аера.

Артэкс-Агро компаниясе АГРОВОЛГА күргәзмәсендә ARTIXның яңа брендыннан туфрак эшкәртү техникасын тәкъдим итә, аерым алганда: дисклы тырма, лазер (җиртигезләгеч); дизельдә эшли торган туфракны тирәннән йомшатркыч; бер үк  вакытта сигез рәтне сөреп бара  торган   пневматик чәчкеч; минераль ашламаларны асылмалы сиптергеч.

Күргәзмәнең спонсоры – Авыл  хуҗалыгы химиясе үзәге  компаниясе – үз  мәйданында иң нәтиҗәле азотлы ашлама - сусыз аммиак кертү технологиясенең тулы циклын тәэмин итүче инновацион техника тәкъдим итәчәк. Тәкъдим ителгән техника комплексына BLU-JET агрегаты, аңа  эленгән савытлар, әлеге азотлы ашламаны ташу өчен    махсус автотранспорт, дозалау, исәпкә алу һәм контроль системалары керә.

Авыл хуҗалыгы техникасы өчен запас частьләрне АПР Трейд, Аксайкардандеталь, Подшипник.РУ үзәге, Ярославль мотор заводы кебек компанияләр   һәм башкалар тәкъдим  итә.

“Авыл  хуҗалыгы техникасы һәм запчастьлар” юнәлешендә  катнашучыларның барлык исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

АГРОВОЛГА күргәзмәсе кысаларында авыл хуҗалыгы техникасын күрсәтү өчен аерым мәйданчык каралган. Бу реаль кыр шартларында кайбер агрегатларның ничек эшләвен карарга  һәм бәяләргә мөмкинлек  бирәчәк.     Мәсәлән, ТЕХНИКА-АГРОдан  KAMA TIGER G4 туфракны тирәнтен йомшарту  агрегатының   ничек эшләвен  күрергә мөмкин булачак.

HORSCH техникасын күрсәтү брендның рәсми дилеры - Гелиос Агро компаниясе тарафыннан оештырыла. Күргәзмәдә түбәндәге агрегатларны бәяләргә мөмкин булачак:

 -  туфрак эшкәрткеч - культиватор HORSCH TIGER 5 MT (Хорш Тигер 5МТ);

-  пунктлы чәчү мастеры - HORSCH MAESTRO 16 SX чәчү комплексы (Хорш Маэстро 16 SX);

 - югары җитештерүчәнлекле сиптергеч - HORSCH LEEB 4 LT LT (Хорш  Лееб 4 ЛТ).

 

Күргәзмә узган көннәрдә механизаторлар трактор йөртүдә үз осталыкларын күрсәтәчәкләр һәм стратегик партнер - Росагролизинг белән берлектә оештырылган «Трактор – шоу» ярышларында катнаша алачаклар.

 agrovolga.org сайтында  теркәлгән һәркем  «АГРОВОЛГА 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашырга, АПКның төрле өлкәләрендәге яңа казанышлар белән танышырга, яңа прогрессив агротехнологияләр һәм инновацияләр, агросәнәгать комплексының дөньякүләм тенденцияләре турында тулы мәгълүмат алырга,  эшлекле элемтәләр урнаштырырга һәм  аларны ныгытырга мөмкинлек  алачак.  

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International