Кыр паспортларын верификацияләү буенча алгоритм эшен җайга салу

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

 27-28 майда авыл хуҗалыгы кырларын верификацияләү буенча алгоритм эшен тикшерү максатында  күчмә тикшерү уздырылды.

Авыл хуҗалыгы кырларын ел саен паспортлаштыру быел яңа Геоинформация системасында башланды, бу – «Агрополия» ГеоИС модуле. Модуль авыл хуҗалыгы предприятиеләренә уңайлы инструментлар һәм кырларны мөстәкыйль рәвештә паспортлаштыру өчен киң мөмкинлекләр тәкъдим итә.

Паспортларны верификацияләү ясалма интеллект нигезендә алгоритм ярдәмендә башкарыла, ул космик фотосурәтләр мәгълүматларын куллана һәм чәчелгән культуралар турында паспортта күрсәтелгән мәгълүматның    дөреслеккә туры килү-килмәвен автомат рәвештә   ачыкларга мөмкинлек бирә.

 Алгоритмның төгәл  эшләвен тәэмин итү өчен Татарстан Республикасының 5 климат зонасында күчмә тикшерүләр үткәрелә. «РИВЦ» АҖ хезмәткәрләре контрольдәге  һәм шикле кырларны сайлап алалар  һәм урында  ук  төгәл мәгълүмат кертү өчен мобиль “Белешмәләр җыелмасы” кушымтасыннан  файдаланалар.  

27-28 майда 30 авыл хуҗалыгы кырында тикшерү үткәрелде, алынган нәтиҗәләр нигезендә алгоритм эшенә үзгәрешләр кертеләчәк, ә бу исә верификацияләүне  сыйфатлы башкарып  чыгарга  ярдәм  итәчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International