Министрлыкта икмәк пешерү тармагының проблемалы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Бүген икмәк пешерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды, анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Россия Икмәк пешерүчеләр берлеге президенты Алексей Лялин, Россия Икмәк пешерүчеләр берлегенең төбәкләр белән эшләү буенча вице-президенты Дмитрий Семенов, Россия Икмәк пешерүчеләр берлеге идарәсе әгъзасы, Свердловск эксперименталь механика заводы генераль директоры Марк Писаревский, Татарстан Республикасы Икмәк җитештерүчеләр берлеге идарәсе рәисе Илдар Никифоров, азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Артур Шәмсиев, «Икмәк-кондитер комбинаты» АҖ генераль директоры Булат Котдусов һәм тармакның башка вәкилләре катнашты.

Очрашуда икмәк пешерүнең техник һәм уку базасын яхшырту, бәя кую, яшьләр һәм мәктәп укучылары арасында икмәк пешерүче һөнәрен популярлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Яклар продукцияне сатуга бәйле агымдагы проблемалар һәм сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлек итү, законнар базасын камилләштерү турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International