Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Карелия Республикасының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре министры Янина Свидская җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты.
18 августта 11.00 сәгатьтә «РИВЦ» АҖ Evocargo белән берлектә «Татарстанда пилотсыз транспорт» темасына вебинар үткәрә.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан районнары белән киңәшмә узды, анда агымдагы елның 7 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясалды. Төп спикер буларак, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов чыгыш ясады.
Эш сәфәре барышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрын район башлыгы Марат Гафаров каршы алды һәм аны озата йөрде. Марат Җәббаров «Чынлы» хуҗалыгы комбайнчылары белән очрашты һәм югары нәтиҗәләргә ирешкән комбайнчы Рафыйк Шәйдуллинга акчалата премия тапшырды. Министр, районның иң яхшы хуҗалыгы буларак, биредәге эшләрнең торышына уңай бәя бирде. Шунда ук ул игенчеләр, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре, КФХлар башлыклары һәм инвесторлар белән очрашып сөйләште.
Узган сезонда Агрокөч 46 722 га көзге бодай һәм 1633 га көзге арыш чәчкән иде. Агымдагы елда холдинг ике культураның да чәчү мәйданын арттыра. Көзге бодайны – 48 104 га, көзге арышны 3982 га мәйданда чәчү планлаштырыла.
Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» укыту проектында катнашу өчен конкурс нигезендә сайлап алу башланды. Белем бирү программасын Россельхозбанк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә оештыра. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.
Узган атнада «Агроаналитика үзәге» ФДБУдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, “Ашлык” федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшләү буенча укулар узды.
2022 елның 14 августында Әлки районының Сиктермә-Хузангай авылында беренче тапкыр «Бал спасы-2022» бал фестивале узды. Чарага Татарстанның Мөслим, Саба, Аксубай районнарыннан умартачылар җыелды. Фестивальдә шулай ук Марий-Эл һәм Удмуртия республикалары вәкилләре дә катнашты. Чара барышында барлыгы 2 тоннадан артык бал продукциясе сатылган.
Иҗади бәйге 16 майда башланды. Конкурсның максаты - яшь талантларга ярдәм итү һәм Ростсельмаш техникасының кырда ничек эшләве турында сөйләү аша аларның бүгенге авыл хуҗалыгы белән һәм Россиянең машина төзелеше белән кызыксынуын арттыру иде.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының «Агрополия» мәгълүмат системасы – хуҗалыклар, районнар, төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдәге мәгълүмат системаларыннан мәгълүмат җыючы бердәм цифрлы экосистемасы ул. Хәзер аграрийлар платформаның төп битендә кырларның паспортлаштырылуын картада процентларда һәм динамикада карый алалар. Шулай ук районнар, культуралар төркеме, культуралар һәм парлар буенча фильтрлардан да файдалана алалар.