Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Ул Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде. Чара Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов рәислегендә узды.
Киңәшмәнең максаты - Министрлык аппаратын коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә барлыкка килә торган төп проблемалар белән таныштыру.
Җыелыш барышында түбәндәге темалар буенча фикер алыштылар:
- Керемнәр турында белешмәләр тутырганда дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан җибәрелә торган характерлы хаталар;
- Билгеләнгән чикләүләрне һәм тыюларны, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дәүләт хезмәткәрләре мәнфәгатьләре конфликтын булдырмау яки җайга салу турындагы таләпләрне үтәү;
- Республиканың агросәнәгать комплексында дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру барышында коррупциягә каршы контроль.
Аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлеге башлыгы Ренат Ибраһимов Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан ачыклана торган хокук бозуларны бетерү турында мәгълүмат бирде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында коррупциягә каршы эш «2015-2022 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы, Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе карарлары һәм Коррупциягә каршы ведомство программасы нигезендә корыла.