«Август» мөгезле эре терлекләрне бәйсез тоту буенча Идел буенда иң зур комплекс төзи

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Кайбыч районы Ульянково авылында 2023 елда бер үк вакытта 6800 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 3400 баш сыер тоту мөмкинлеге булган сөтчелек комплексы төзү планлаштырыла. Мондый  зур  төзелешне «Август-Агро» идарәчел компаниясе башлый, ул  «Август» компаниясенең пестицидлар җитештерү буенча  үзебезнең алдынгы  авыл  хуҗалыгы   бизнесына   идарә итә. Бу Идел буенда һәм Россиянең Көнчыгыш төбәкләрендә эре мөгезле терлекләрне бәйсез тоту буенча иң зур комплекс булачак (big-box автоматик кросс-вентиляция белән).  Шул  ук  вакытта аның мәйданы 50 гектардан да азрак булачак, чөнки ул «моноблок» технологиясе буенча төзеләчәк, бу «барысы да бер түбә астында» принцибы буенча барлык  терлекләрне 2 зур бинада (сыерлар һәм яшь терлек өчен аерым)   урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

 Бүгенге көндә «Август-Агро» җитәкчелегендә Татарстанның 5 районында сөт терлекчелеге өлкәсендә 5 хуҗалык эшли, мөгезле эре терлекләрнең гомуми саны 9420 баш тәшкил итә, шул исәптән 5538 баш сыер. Кайбыч районында яңа сөтчелек комплексы 2025 елда тулысынча эшли башлаячак. Терлекләр Россия селекциясенең каралы-аклы голштин токымлы таналарыннан үзебезнең  нәсел хуҗалыкларында сайлап алу юлы белән  тупланачак.

 Сыерлар автоматлаштырылган 80 урынлы «Карусель» тибындагы сыер саву залында  көнгә өч тапкыр савылачак.  Җитештерүнең сәнәгать шартлары һәм терлекләргә хезмәт күрсәтүнең конвейер технологияләрен куллану бер  сәгать эчендә 600 баш һәм аннан да күбрәк сыер саварга  мөмкинлек бирәчәк. Сөтне савып  алганнан соң 10 минут эчендә  ул чиллер аша 4°Ска кадәр суытыла;  шул  халәттә аны  сатып  җибәргәнчегә кадәр   саклау  планлаштырыла.

Яңа сөтчелек комплексы терлекләрен  дәүләт стандартлары нигезендә 100% идентификацияләү һәм теркәү  тәэмин ителәчәк. Хайваннарның  һәркайсы  турында мәгълүмат терлекләр  белән идарә итүнең цифрлы  платформасы базасында оператив рәвештә тупланачак һәм ул сыер саву, азык әзерләү һәм тарату контроллерлары, шулай ук нәсел  исәбен  алу һәм терлекләр хәрәкәте программалары белән   даими  үзгәртелеп  торачак. Бер сыердан тәүлеккә уртача  савым  35 килограммнан да ким булмас, ә комплекс тулысынча  проект куәтенә чыккач,  елга 35000 - 45000 тонна сөт   җитештерелер, дип көтелә.       

 Азык әзерләү һәм хайваннарны ашату үлчәү һәм программа модулен үз эченә алган контроль системасы белән җиһазландырылган миксер-тараткыч  ярдәмендә башкарылачак.  Комплекс территориясендә терлек азыгы саклау өчен силос-сенаж траншеялары, курганнар салу өчен бетонланган мәйданчыклар, коры азык өчен ябык түбә һәм мәйданчыклар,  аслык саламы саклау өчен  урыннар, шулай  ук  склад  һәм автоүлчәү булачак. Яңа комплекс базасында сыек фракцияне утильләштерү   һәм аннары  аны   шланг системасы аша кырларга  чыгару  мөмкинлеге белән  автоматлаштырылган  тирес чыгару системасы эшләячәк. Проектны гамәлгә ашыру барышында терлекләрне  тоту һәм аларга  уңайлыклар тәэмин итү өчен җайланмалар  өлешендә импортны 100%ка  алыштыру планлаштырыла. Гомумән алганда, сөт җитештерү һәм инде  эшләп торучы «Август-Кайбыч» үсемлекчелек хуҗалыгы авыл хуҗалыгы предприятиесе синергиясенең һәм комплекслы үсешенең үрнәге булырга тиеш.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International