Министрлыкта АПК ветеранын юбилее белән котладылар

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннары Советы Президиумы Әхмәт Биккининны 65 яшьлек юбилее белән котлады. Ул, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, хезмәт эшчәнлеген тракторчы булып  эшләүдән  башлый. Кама Тамагы районы хуҗалыкларында баш инженер, шулай ук ТАССР Авыл  хуҗалыгы  техникасы дәүләт комитетының Кама Тамагы район җитештерү берләшмәсендә баш инженер булып эшли, ТАССР Авыл  хуҗалыгы  техникасы дәүләт комитетының Кама Тамагы район җитештерү берләшмәсенең Тәмте махсус бүлекчәсендә  идарәче вазыйфаларын  башкара. Аннары Әхмәт Биккинин Кама Тамагының Хуҗалыкара төзелеш  оешмасы (МСО) ААҖ генераль директоры, «Тәмте агрофирмасы» ҖЧҖ генераль директоры, “Тәмте МТСы” ААҖ директоры булды. Хәзерге вакытта “Чулпан” фирмасы” КФХ башлыгы.

Әхмәт Мөхәммәт улы - Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россия Федерациясенең атказанган фермеры, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау билгесе, күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, шул исәптән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Е.Б. Скрынниктан Мактау  грамоталары  белән бүләкләнгән.  Очрашуда катнашучылар аңа нык сәламәтлек, хәерле  матур тормыш, иминлек, күңел күтәренкелеге, эшендә уңышлар һәм актив эшчәнлек алып баруын  теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International