“Россиянең югары социаль нәтиҗәле оешмасы” Бөтенроссия конкурсының республика этабына йомгаклар ясалды. Әлеге конкурсның максаты - җәмәгатьчелек игътибарын социаль мәсьәләләрне оешмалар дәрәҗәсендә хәл итү мөһимлегенә юнәлтү һәм ул 2000 елдан башлап - ел саен, 2010 елдан - 2 этапта: төбәк һәм бөтенроссия этапларында үткәрелә. Конкурста катнашучыларның эш нәтиҗәләрен бәяләүче эксперт комиссиясенә социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республиканың өчьяклы комиссиясе вәкилләре керә.
Быел конкурсның төбәк этабы кысаларында җиңүчеләрне 15 номинация буенча билгеләделәр. Оешмаларга социаль мәсьәләләрне хәл итү, социаль партнерлык рәвешләрен үстерү эшчәнлегенең югары социаль нәтиҗәлелеген исбатларга кирәк иде. Катнашучылар конкурс кысаларында үзләренең актив корпоратив сәясәт алып баруларын, персонал белән эшләү, хезмәт шартларын һәм аны саклауны яхшырту, социаль партнерлыкны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен булдыру буенча казанышларын күрсәттеләр.
Барлык кергән гаризаларны һәм конкурс материалларын өйрәнеп, эксперт комиссиясе конкурсның төбәк этабында җиңүчеләрне билгеләде, алар арасында Татарстан агросәнәгать комплексы предприятиеләре дә бар. Мәсәлән, «Җитештерү өлкәсе оешмаларында кадрлар потенциалын үстергән өчен» номинациясендә 3нче урын «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖенә бирелде. «Җитештерү өлкәсе оешмаларында социаль партнерлыкны үстергән өчен» номинациясендә 1нче урын «Чаллы-Бройлер» предприятиесенә бирелде.
Бу мөһим конкурста җиңү һәм мактаулы призлы урыннар алу предприятиеләрдә администрация белән һөнәр берлеге оешмалары арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек буенча эшләрнең җайга салынган булуын тагын бер кат исбатлый! Практика күрсәткәнчә, шулай җайга салынган эш югары нәтиҗәләр бирә һәм бу, һичшиксез, хезмәт кешесе статусында уңай чагылыш таба.
Коллективларны югары танылу алулары белән котлыйбыз. Ә конкурсның төбәк этабында җиңүчегә - «Чаллы-Бройлер» предприятиесенә һәм аның башлангыч һөнәр берлеге оешмасына уңышлар һәм бөтенроссия этабында җиңү яулауларын телибез. Конкурс шартлары буенча, беренче урыннарны алган оешмалар алдагы дәрәҗәгә узалар һәм «Россиянең югары социаль нәтиҗәле оешмасы» исемен алу өчен ил масштабында ярышачаклар.