Наил Залаков документларны архивларга тапшыру эшенә игътибарлы булу зарурлыгына басым ясады

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан документларны республика дәүләт архивына тапшыру буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, эшләр алып бару һәм контроль бүлеге башлыгы Роза Баһаутдинова, Татарстан Республикасы Архив фондын оештыру һәм документларны комплектлау буенча директор урынбасары - «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУның  Документларны беренчел эшкәртү үзәге җитәкчесе Гүзәл Илдарханова-Балчыклы, Татарстан Республикасы Архив фондын оештыру бүлегенең баш архивчылары Татьяна Кондратова, Камилә Гордеева һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Министрлык тарафыннан авыл  хуҗалыгы оешмаларын, эре икътисадый һәм социаль әһәмияткә ия предприятиеләрне   республиканың  дәүләт һәм муниципаль архивларын  комплектлау чыганаклары исемлегенә кертү буенча Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты белән  берлектә уртак эш алып барыла.

Киңәшмәне ачып, Наил Залаков, бүгенге көндә авыл хуҗалыгы өлкәсен комплектлау чыганаклары буенча бурыч үтәлгән, дип санарга була, дип билгеләп  үтте. Безнең алга куелган чираттагы бурыч – даими саклауга  куелган  документларны  эшкәртү һәм төзелгән шартнамәләр нигезендә аларны Дәүләт архивына тапшыру.

Министрның беренче урынбасары шәхси состав буенча документлар тапшыруның мөһимлегенә игътибар юнәлтте, чөнки авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләрен пенсия  һәм башка социаль ташламалар   белән тәэмин итү нәкъ менә шуларга  бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International