Татарстан Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне үстерергә ният тота

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Бүген Министрлыкта Үзбәкстан Республикасы Сурхандарь өлкәсенең  Хоким Тура Боболов җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Рацин» АҖ генераль директоры Денис Самодуров, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы холдинглары һәм компанияләре вәкилләре катнашты.

«Үзбәкстан безнең өчен тугандаш һәм дустанә республика булып тора. Безне уртак традицияләр, бер дин, күптәнге, берничә буыннарга  сузылган  дуслык һәм туганлык элемтәләре берләштерә», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров һәм республика авыл хуҗалыгы тармагының казанышларын  презентацияләде. 

Тармакта 140 меңнән артык кеше эшли, бу республиканың икътисадый актив халкының 7%ын тәшкил итә. Агросәнәгать комплексы тулаем төбәк продуктының якынча 7%ын җитештерә. Татарстанда 2022 ел башына агросәнәгать комплексының тулаем продукциясе 480 миллиард сумлык  булган.

  2022 елның 10 аенда Татарстан Республикасыннан Үзбәкстан Республикасына 17,41 млн. долларлык продукция экспортланган, шул исәптән:

 кетчуп, джем һәм соуслар  - 13,29 млн.  долларлык;

 кондитер һәм он эшләнмәләре - 2,83 млн. долларлык;

 май продукциясе - 0,60 млн.долларлык.

2022 елның 10 аенда Үзбәкстан Республикасыннан Татарстан Республикасына 2,34 млн. долларлык продукция кертелгән, шулардан:

яшелчәләр - 0,34 млн.  долларлык;

җиләк-җимеш - 0,92 млн. долларлык;

киптерелгән җиләк-җимеш һәм чикләвекләр - 1,06 млн.  долларлык.

«Бу күрсәткечләрне арттыру өчен безнең республикаларның мөмкинлекләре  шактый зур. Нәкъ менә шул юнәлештә безгә алга таба эшне оештырырга, конкрет уртак һәм үсеш нокталарын табарга кирәк», - дип ассызыклады Марат Җәббаров.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International