Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы хәйрия акцияләрендә актив катнашкан, Донецк һәм Луганск Халык республикалары халкына күп айлар дәвамында һәрьяклап ярдәм итеп торганы өчен Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкләү 6 декабрьдә Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең XXIX конференциясе кысаларында Казан Хезмәт сараеның Зур залында узды.
Конкурс, гадәттәгечә, Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Быел конкурс 20 - 21 декабрьдә узачак.
Россия Федерациясе төбәкләрендә аеруча кискен экологик проблемаларны ачыклау һәм илебез халкының экологик вәзгыятьне яхшырту буенча актуаль мөрәҗәгатьләрен алу максатларында “Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы», «ЭКА» төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Россия төбәкләрендәге экологик вәзгыятькә Бөтенроссия тикшерүен уздыра.
3 декабрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында атна саен уздырыла торган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлекчелекнең 10 айлык эшенә йомгаклар турында хисап тотты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров коллективка Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Җитәкче итеп Альберт Борһанов билгеләнде. Тиешле күрсәтмә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан имзаланды.
2022 елның мартыннан республиканың аграр предприятиеләренә актив рәвештә автоматлаштыру кертелә.
10 сентябрьдән республикада Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәренең һәм Зеленодольск районының 2шәр мәйданчыгында, Түбән Кама районының 3 мәйданчыгында һәм төрле даимилектә 26 муниципаль районда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.
2022 елда Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең территориаль оешмалары арасында мәгълүмат эше буенча ел саен үткәрелә торган смотр-конкурска йомгаклар ясалды. Нәтиҗәләр ноябрь азагында Мәскәү шәһәрендә Һөнәр берлегенең фәнни-методик үзәгендә узган Үзәк Комитет утырышында игълан ителде. Бүләкләү тантанасы Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләренең һөнәр берлеге рәисе Наталья Агапова, Президиум әгъзалары һәм территориаль оешмалар вәкилләре катнашында узды.
Татарстанда 2020 елдан “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль дәүләт программасы эшли. Моннан берничә ел элек «Гигант» хуҗалыгы үз акчаларына хосусый йортлар төзи башлаган иде. Тукай районына башка районнардан, авыллардан кешеләр гаиләләре белән күчә башладылар. Шул чорда районда Новый һәм Мөрес бистәләрендә әлеге программа кысаларында барлыгы 10 йорт төзелде. Шушы көннәрдә тагын яңа йортларга керүчеләр булды.
Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә үсемлекләрне химик яклау чаралары белән тәэмин итүчеләрнең очрашуы узды. Көн тәртибендә республикада үсемлекләрне химик яклау чаралары куллану һәм алар белән тәэмин ителеш мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә министр урынбасары Дмитрий Яшин, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков, үсемлекләрне яклау чаралары белән тәэмин итүче компанияләрнең вәкилләре катнашты.