ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Агрокөчнең Чаллы элеваторы быел 176 мең тонна бөртекле ашлык  кабул итүне планлаштыра, бу 2021 ел белән чагыштырганда 85 мең тоннага   артык. Предприятиенең фактта саклау сыешлыгы 96 мең тонна исәпләнә, шуның 20 мең тоннасы – элеваторның  үзендә һәм 76 мең тоннасы – идән  өслегендәге складларда.


10
август, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Тукай муниципаль районында "Игеннәрне урып-җыю, орлыклар салу, көзге культуралар чәчү һәм туфракны төп эшкәртү эшләрен оештыру" мәсьәләләре буенча   зона семинар-киңәшмәсе узды.


9
август, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Әлки һәм Алексеевск муниципаль районнарында булды.

Агымдагы елның 7 аенда Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы республика аграрийларына сезонлы кыр эшләрен башкаруга 9,5 млрд сум акча биргән, бу узган елның шул   чоры күрсәткечләреннән 20,3%ка күбрәк.  

21 - 24 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә икътисадның алдынгы тармакларыннан төп уенчылар – инновацион проектларны үстерүче предприятиеләр, дөньякүләм дәрәҗәдәге экспертлар һәм аналитиклар, дәүләт хакимияте вәкилләре, инвесторлар һәм башкалар җыелачак.


8
август, 2022 ел
дүшәмбе
4 августта «РИВЦ» АҖ генераль директоры пилотсыз платформалар эшләүче һәм шулар базасында логистик сервислар күрсәтүче Evocargo компаниясе заводында булды. Нияз Хәлиуллин гамәлгә ашырыла торган проектның масштабын һәм республиканың һәм тулаем илнең барлык агросәнәгать комплексы өчен мөһимлеген шәхсән үзе бәяләде. Моннан тыш, платформаларны оештыручылар мәсьәләнең экологик ягын да кайгыртканнар – пилотсыз платформалар бары тик электр яки водородта гына эшли. Evrocargoның барлык эшләнмәләрен сентябрь аенда Казанда узачак Kazan Digital Week-2022 халыкара форумында күрергә мөмкин булачак яки инде хәзер үк түбәндәге сылтама буенча табарга мөмкин: https://m.youtube.com/channel/UC3ojRp86d3LDYNXaVOET_Jw/featured. Шулай ук якын арада компания вебинар уздырачак, анда үзенең инновацион продуктлары – EVO.1 һәм EVO.3 турында җентекләп сөйләячәкләр. «РИВЦ» АҖеннән хәбәрдар булып торыгыз!

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына 2022 елның 1-2 кварталында тотылган чыгымнарын каплауга 2022 елда федераль бюджеттан финанслана торган «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында субсидияләр бирү буенча сайлап  алу  уздыру өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.

4 августта «РИВЦ» АҖ генераль директоры пилотсыз платформалар эшләүче һәм шулар базасында логистик сервислар күрсәтүче Evocargo компаниясе заводында булды.


5
август, 2022 ел
җомга

«Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында «Россия эксперт үзәге» АҖ 2020 елның ноябрендә «Минем экспорт» цифрлы платформасына – комплекслы цифрлы экосистемага керү мөмкинлеген ачты, ул бизнес өчен  дәүләт һәм башка төр хезмәтләргә онлайн керү һәм экспортка чыгу мөмкинлеген тәэмин итә.   


4
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Көзнең төп вакыйгасы - Kazan Digital Week-2022  күргәзмәсенә бар куәткә әзерләнү эшләре  бара. АПК блогы экспозициянең  иң  зур  өлешен - 1000 кв.м. тәшкил итәчәк. Күргәзмә зонасы – экспонентлар белән ә киң эшлекле программа спикерлар белән тулыландырыла. Булачак күргәзмәдә катнашучыларның берсе - авыл хуҗалыгы өлкәсен  программалар  белән    тәэмин итүче һәм сервислар эшләүче «Диджитал Агро» булачак.

Эре сөт җитештерүчеләрнең 2021 ел йомгаклары буенча әзерләнгән  рейтингын «Союзмолоко» Илкүләм берлеге, Streda Consulting һәм Milknews  тәшкил итәләр.  30 эре сөт җитештерүче  аның  күләмен 320 мең тоннага арттырды, дип хәбәр ителә, ә секторның гомуми үсеше 250 мең тоннадан артмый, дип бәяләнә. Рейтингны төзүчеләр фикеренчә, сөт күләме күрсәткечләренең үсеше эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, терлекләрнең продуктивлыгын һәм аларның  баш санын  арттыру нәтиҗәсендә дә тәэмин ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International