«АПКны цифрлы трансформацияләү» курсының көзге укулары тәмамланды

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә аттестацияне уңышлы узып, өченче агым «студентлары» квалификация күтәрү курсын тәмамладылар.

Нәкъ бер ай элек «АПКны цифрлы трансформацияләү» курсының көзге укулары башланган иде. Бу юлы тыңлаучылар соравы буенча без укыту форматын үзгәрттек, аны һәркем өчен уңайлырак һәм һәркем катнаша алырлык  иттек. Дәүләт ярдәме белән анда  катнашу бөтенләй бушлай.

Гаризалар күп булу сәбәпле, тыңлаучылар 3 агымга бүленде. Көзге чорда укуларны 106 хуҗалыктан барлыгы 212 вәкил узды.  Болар – авыл  хуҗалыгы товар  җитештерүчеләренең җитәкчеләре, финанс директорлары, икътисадчылар һәм баш бухгалтерлар. Аларның һәрберсе цифрлы технологияләр ярдәмендә үз хуҗалыклары белән идарә итү буенча күп  яңа белемнәр һәм күнекмәләр алды, дип ышанып  калабыз.

Бу цифрлы трансформация юлында аларның беренче һәм иң мөһим адымы булачак!

ВКонтакте челтәрендә "РИВЦ" АҖ төркемендә фоторепортаж карагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International