Ростсельмаш «Иртә броньлау-2022» акциясен тәкъдим итә

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Ростсельмашның заманча авыл хуҗалыгы техникасы Росагролизингның яңа - «Иртә броньлау-2022» махсус программасы буенча хуҗалыклар паркларын тулыландырачак.

Акция аграрийларга бүгеннән үк иң  отышлы шартларда техника һәм җайланмалар сатып алырга мөмкинлек бирә. Ростсельмаштан тәкъдимнәр портфелендә: NOVA, VECTOR 410, ACROS 585, RSM 161 ашлык җыю  комбайннары;  DON 680M, F 1300, F 2650 азык  җыю комбайннары; Ростсельмаш 2375/ 2400 тракторлары.

Хәзердән үк авыл хуҗалыгы техникасын резервлап,  алга таба лизингка техника сатып алганда, аграрийлар акчаларын янга калдыра алачаклар – моның өчен үзебезнең алдынгы авыл хуҗалыгы машиналары җитештерүчеләр бәяләрне 2022 ел дәрәҗәсендә калдыралар.

Быелгы акциянең төп аермасы - аванс түләвен 2023 елның апреленә кадәр кичектерү  мөмкинлеге булу. Шулай  ук сезонлы график та камилләштерелгән - хәзер клиент - кайсы  айларда түбән ставкалардан, кайсы  айларда югары  ставкалардан  түли алуын  үзе сайлый ала.

 Моннан тыш, базарда техника буенча тәкъдимнәр чикләнгән шартларда Россия фермерларына ярдәм итү максатында түбәндәге мөмкинлекләр бирелә:

• аванс - 0%*;

• аванс  түләвен  2023 елның апреленә кадәр кичектерү;

• лизинг срогы -  8 елга кадәр;

• барлыгы 2 документ;

• уңайлы түләү графиклары;

• техника кайтаруның гарантияле  сроклары;

• алыш-биреш процессында техниканың бәясе үзгәрми.

Компания  программасы Россиянең  барлык төбәкләре өчен 2022 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә була.  

Исегезгә төшерәбез,  Ростсельмаш 2002 елдан башлап  «Росагролизинг» АҖенең ышанычлы стратегик партнеры булып тора. Соңгы биш елда компания лизингка 8303 берәмлек үзйөрешле техника, тагылма һәм асылмалы җайланмалар бирде.

Бу хактагы тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сайтта танышырга  мөмкин:   https://rostselmash.com/financing/specials/aktsiya-rannee-bronirovanie-2022/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International