Татарстанның кече хуҗалыклары сезонлы эшләр башкаруга Россельхозбанктан 1,2 млрд сум кредит алганнар

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

2022 елда Россельхозбанк Татарстанның кече хуҗалыкларына сезонлы эшләргә 1,2 млрд сум акча җибәргән. Барлык акчалар диярлек ташламалы ставка буенча бирелгән.

Кече хуҗалыклар финанс чараларын сезонлы кыр эшләренә, аерым алганда, ягулык-майлау материаллары, минераль һәм органик ашламалар, үсемлекләрне яклау чаралары, орлыклар, терлек азыгы, ветеринария препаратлары сатып алуга тоттылар.

 Россельхозбанк Татарстан агросекторын  вакытында һәм тулы күләмдә финанслый. Ташламалы кыска сроклы кредитлау программасын гамәлгә ашыру буенча банк республикада беренче урынны алып тора. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, филиалның кече хуҗалыкларны кредитлау  буенча төбәк базарындагы өлеше 73% тәшкил итә.

Шул ук вакытта банк фермерларга кредитлар гына түгел, ә табышлылыкны арттыру өчен цифрлы  инструментлар да тәкъдим итә. Агробизнесны уңышлы алып бару өчен кирәкле сервислар Свое экосистемасында тупланган. Ул  авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү буенча илдә иң эре маркетплейсны,  әйдәүче фермер азык-төлек кибетен, кадрлар сайлау, агротурлар сатып алу һәм авыл җирлегендә тормышны төзекләндерү платформаларын үз эченә ала. Экосистемада Татарстанның 900гә якын КФХсы теркәлгән.

 Агробизнесны башлап җибәрергә теләүчеләр «Фермер мәктәбе»ндә укулар  уза  алалар. Проект финанс яктан тотрыклы һәм табышлы фермер хуҗалыкларын булдыруга, агросәнәгать комплексында бизнес алып баруның гамәлдәге иң яхшы тәҗрибәләрен үстерүгә һәм алга этәрүгә  юнәлдерелгән. Узган 2 уку агымында проект 64 яңа фермер чыгарды, хәзер тагын 40 кеше бизнес алып бару нигезләрен  өйрәнә.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International