ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Россия  Федерациясе  авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оперштабының чираттагы утырышын уздырды, анда катнашучылар төбәкләрдә уҗымнарның торышы, чәчү компаниясенә әзерлекнең барышы, дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеген арттыру чаралары һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

2023 елның 25-27 гыйнварында Мәскәүдә «Крокус Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә  илнең аграр тармагындагы төп вакыйгаларның берсе -  Нәсел эше, терлек азыгы, ветеринария һәм терлекчелек  һәм терлек азыгы җитештерү технологияләре буенча IV халыкара күргәзмәсе - АГРОС уза.   Күргәзмә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының һәм алдынгы тармак оешмаларының мәгълүмати ярдәме һәм аларның актив катнашында үткәрелә. 

2022 елда Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинаты төрле хәйрия оешмаларына ярдәм йөзеннән 16 тоннадан артык сөт продукциясе җибәрде. Мәсәлән, комбинат Анжела Вавилова исемендәге фонд тарафыннан төзелгән Казан хосписын һәм хатын-кызлар өчен Казандагы һәм Зеленодольскидагы «Бишек» («Колыбель»)  приютларын барлык кирәкле сөт продуктлары белән бушлай тәэмин итүне үз өстенә алды.  Шулай ук Халыкара ишетмәүчеләр  көне уңаеннан предприятие Бөтенроссия ишетмәүчеләр җәмгыятенә 5 тоннага якын продукт биргән.

2021-2022 елларда Россельхозбанк Татарстанда АПКның кадрлар куәтен арттыру буенча тулы бер чаралар комплексын гамәлгә ашырды. Иң уңышлы проектлар арасында – «Фермер мәктәбе» белем бирү программасы, ул  хуҗалыкларның  яңа финанс тотрыклыгын һәм табышлылыгын  булдыруга ярдәм итүгә, моңа  кадәр булган хуҗалыкларның нәтиҗәлелеген арттыруга, агросәнәгать комплексында бизнес алып баруның иң яхшы тәҗрибәләрен үстерүгә һәм алга  этәрүгә юнәлдерелгән.


24
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

АПК казанышларының «ТатАгроЭкспо» V махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы  күргәзмәсе 2023 елның  6-7 мартына күчерелде.

Бүген Россия башкаласында Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлегенең XIV съезды узды. Аның  эшендә  Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов катнашты. 

2022 ел «Август» – «Агропроект» компаниясенең авыл хуҗалыгы юнәлешен нәтиҗәле үстерү өчен уңышлы  ел  була.   Бүген "Август-Агро" идарәчел компаниясе идарәсендә Татарстан Республикасында, Чуваш Республикасында, Краснодар краенда, шулай ук Россиядән читтә – Казахстан Республикасында хуҗалыклар бар. Авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми банкы 220 мең гектардан артып китә. Агрофирмаларда сөрүсез игенчелекнең No-Till ресурс саклау технологиясе һәм төгәл игенчелек ысуллары кулланыла.


23
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы каршындагы Агросәнәгать комплексы һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре советының Валентина Матвиенко рәислегендә узган утырышында Бөтенроссия органик продукция үсешендә казанышлар өчен премия алуга ел саен илкүләм Бөтенроссия конкурсын үткәрү  турында карар кабул ителде.


20
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексының  югары уку йортлары белән берлектә «Идея» технопаркы базасында күчмә киңәшмә үткәрде. Аның эшендә министрның беренче урынбасары Наил Залаков, «Идея» инновацион-җитештерү технопаркы» ЯАҖ нең үсеш буенча директоры Николай Абруков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Ленар Зәйнуллин, республиканың аграр югары уку йортлары вәкилләре һәм студентлары катнашты. 


19
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Әгерҗе муниципаль районында эшлекле сәфәр белән булды. Ул Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Әгерҗе муниципаль районы  һәм «Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге Советларының уртак утырышында катнашты. Муниципаль депутатлар 2022 елдагы эшкә йомгаклар ясадылар, 2023 елга планнар билгеләделәр, шулай ук район башлыгы Азат Вәлиевнең отставкасын кабул иттеләр һәм яңа җитәкче сайладылар. Яңа җитәкче  итеп Әгерҗе районының Тирсә авылында туган Ленар Нургаянов билгеләнде, элек  ул Алабуга районының Башкарма комитетын җитәкләгән. Татарстан Президенты тарафыннан күрсәтелгән Ленар Нургаянов кандидатурасын республика парламенты башлыгы тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International