ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган чираттагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2022 елгы тышкы икътисадый эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турында  мәгълүмат  бирде. 


31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һөнәр берлегенең яшь активистлары Саба муниципаль районында булдылар. Сәфәрнең максаты - авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эше белән танышу иде. Сәфәрне Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең  Татарстан республика оешмасы оештырды. 


30
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

25 гыйнварда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү эшенең нәтиҗәләре турында сөйләде.

2022 елда Россельхозбанк Татарстан аграрийларына  250 берәмлектән артык авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алуга  финанс ярдәме күрсәткән. Аграрийларга  финанс ярдәме ташламалы кредит бирү программалары кысаларында   күрсәтелде. 


27
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Бүген Министрлыкта Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консулы Гуйч Гәрәев белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрның беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасарлары Дмитрий Яшин, Ленар Гарипов, АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян  (фермер) хуҗалыкларын булдыру  һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру йөзеннән «Агростартап» грантын алуга  дәгъва  кылучыларны сайлап  алу конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башлану турында игълан итә.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең һәм  Федераль ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең уртак йомгаклау коллегиясе булды.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында эшче киңәшмә узды, аның барышында  «Татарстан Республикасында 2023-2025 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына ат үрчетүне һәм ат спортын үстерү» озак сроклы максатчан программасына   Татарстан Республикасы ат үрчетүчеләренең тәкъдимнәрен кертү  турында фикер алыштылар. 


26
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында икенче ”Фермер утравы” Казан шәһәренең  Рихард Зорге урамында, 66 йорт адресы буенча ачылды. Казанда яшәүчеләр җирле сыйфатлы чималдан әзерләнгән тәмле ризыклар: яңа пешкән камыр ризыклары, ипи, пироглар, чәк-чәк, казылыклар һәм Хәләл ярымфабрикатлар, кымыз һәм җирле фермерлар җитештергән башка продуктлар сатып ала алачак.


25
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Россия  Федерациясе  авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оперштабының чираттагы утырышын уздырды, анда катнашучылар төбәкләрдә уҗымнарның торышы, чәчү компаниясенә әзерлекнең барышы, дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеген арттыру чаралары һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International