«АГРОС-2023тә иң яхшылар» халыкара күргәзмәсендә Татарстан аграр-галимнәренең фәнни эшләнмәсе җиңүче дип танылды

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

2023 елның 25-27 гыйнварында Мәскәүдә «Крокус Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә  илнең аграр тармагындагы төп вакыйгаларның берсе -  Нәсел эше, терлек азыгы, ветеринария һәм терлекчелек  һәм терлек азыгы җитештерү технологияләре буенча IV халыкара күргәзмәсе - АГРОС уза.   Күргәзмә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының һәм алдынгы тармак оешмаларының мәгълүмати ярдәме һәм аларның актив катнашында үткәрелә. 
АГРОС терлекчелекнең барлык төп юнәлешләрен, сөт һәм ит терлекчелеген, дуңгызчылыкны һәм кошчылыкны берләштерә, азык һәм ветеринария сәнәгатенең әһәмиятле күргәзмәсе буларак ныклы позицияне алып   тора.
АГРОС-2023  күргәзмәсендә Россиядән һәм 20дән артык чит илдән  үз юлларын тәкъдим итүче алдынгы җитештерүчеләр  һәм тәэмин итүчеләр  катнаша.
25 гыйнварда АГРОС кысаларында Крокус-Экспода  Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Бөтенроссия агрономик киңәшмәсе узды. Чара эшендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге, башкарма хакимиятнең АПК мәсьәләләре буенча органнары вәкилләре һәм Россия Федерациясе субъектларының агросәнәгать оешмалары  җитәкчеләре катнашты. Татарстан Республикасыннан чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасарлары, республика АПК предприятиеләре җитәкчеләре катнаша.   
 Күргәзмәнең төп чарасыннан  берсе  дүртенче ел рәттән уздырыла торган «АГРОСта иң яхшылар» конкурсы программасы булды һәм ул Россия АПКсының теге йә бу тармагында агробизнесның табышлы һәм озак сроклы үсешен тәэмин итү өчен илебезнең иң перспективалы эшләнмәләрен һәм технологик чишелешләрен билгеләүгә юнәлдерелә. Бу юлы Конкурс өч номинациядә үткәрелде: АГРОС-2023тә «Иң яхшы продукт», «Иң яхшы терлек азыгы җитештерү» һәм «Иң яхшы фәнни эшләнмә». Конкурста иң кирәкле һәм Россия базары өчен җайлаштырылган чишелешләр бүләкләнә. Конкурста җиңүчеләр профильле фәнни учреждениеләрнең, инновацион үзәкләрнең һәм практикларның абруйлы вәкилләреннән торучы бәйсез эксперт жюрисы тарафыннан билгеләнә. 
 Быел «АГРОС-2023тә иң яхшылар» конкурсы кысаларында «АГРОС-2023нең иң яхшы фәнни эшләнмәсе» номинациясендә мелиораторлардан һәм Казан аграр университеты галимнәреннән торган  авторлар коллективының фәнни эше җиңүче  дип танылды, аның җитәкчесе авыл хуҗалыгы фәннәре докторы,  «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУ директоры Марс Мансур улы Хисмәтуллин, темасы: «Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүенең һәм терлек азыгы җитештерүенең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыруны тәэмин итә торган  инновацион мелиоратив игенчелек ысулларын   эшләү һәм гамәлгә кертү».  Авторлар коллективына түбәндәгеләр керде:
 Вәлиев Айрат Рәсим улы - техник фәннәр докторы, Казан дәүләт аграр университеты ректоры; 
 Сафиуллин Фаикъ Нәби улы - авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, КДАУ профессоры;
Хисмәтуллин Марсель Мансур улы - авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, КДАУның авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру кафедрасы доценты;
 Сөләйманов Салават Рәҗәп улы - авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, доцент, КДАУның җир төзелеше һәм кадастр кафедрасы мөдире;
 Миңнуллин Генадий Сәмигулла улы - авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Баулы районының “Миңнуллин Г.С.” КФХ башлыгы, КДАУның үсемлекчелек һәм яшелчәчелек  кафедрасы доценты; 
Сөнгатуллин Рөстәм Хизбулла улы – “Татмелиорация” траст компаниясе” ААҖ генераль директоры; 
Вафин Радик Кадыйр улы - авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Лаеш районының «Вафин Р.К.» КФХ башлыгы.
Авторлар  тарафыннан Идел буенда беренче тапкыр сугарулы җирләрне цифрлы һәм инновацион технологияләр кертеп оештыру һәм файдалануның  фәнни нигезләре эшләнде; сугарулы  җирләрдә һәм табигый терлек  азыгы  үсә торган җирләрдә  азык культураларын   үстерү технологияләрен интенсификацияләү, шулай ук елга ике мәртәбә уңыш алу һәм күпьеллык үләннәрне биш  мәртәбәгә кадәр  чаптыру технологияләре эшләнде һәм кертелде.  
Эшләнмәләрне гамәлгә кертү Татарстан Республикасының эре инвесторлары һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең терлекчелектәге ихтыяҗларын,  һава шартларына бәйсез рәвештә,  сугарулы җирләрдән азык базасы белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Эшләнгән технологияләр һәм заманча мелиорация техникасы аларны Идел буеның арид зонасында, Россиянең вегетация  чорында дым җитәрлек  булмый  торган көньяк һәм башка төбәкләрендә кертү өчен кулланыла. 
 Җиңүчеләрне бүләкләү АГРОСны  ачу    тантанасы кысаларында 2023 елның 25 гыйнварында "Крокус Экспо"да  аграр предприятиеләр җитәкчеләре һәм әйдәүче белгечләре, хакимият вәкилләре һәм әйдәп баручы тармак медиасы вәкилләре катнашында узды. Бүләкне проект җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мелиораторы Марс Хисмәтуллин алды.          
   
 Белешмә өчен: АГРОС – Россия һәм якын чит илләр агросәнәгать комплексы профессионаллары өчен абруйлы халыкара тармак күргәзмәсе, ул Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  һәм илнең алдынгы тармак берләшмәләренең актив катнашында  уздырыла.   Әлеге күргәзмә  моңа  кадәр уздырылганнары  арасында иң зурысы булды - 410нан артык җитештерүче һәм тәэмин итүче сөт һәм ит терлекчелеге, кошчылык, дуңгызчылык, терлек азыгы җитештерү һәм терлек азыгы әзерләү, катнаш азык сәнәгате һәм ашлык саклау өчен заманча җайланмалар, техника һәм технологияләр, шулай ук генетика, терлек  азыгы һәм ветеринария чишелешләре, хезмәт күрсәтүләр тәкъдим  итәләр. АГРОС күргәзмәсе Россиядә генә түгел, аннан читтә дә киң танылган проектка әверелде. Күргәзмәнең халыкара статусы халыкара хезмәттәшлекне үстерергә мөмкинлек бирә,  Россия һәм чит ил  тармак вәкилләре арасында эшлекле  багланышларны  саклап  калырга   һәм тәҗрибә алмашуны  булдырырга  ярдәм итә.
Татарстан Республикасында төрле юнәлешләр буенча мелиорацияне комплекслы үстерү буенча планлы эш алып барыла: сугару һәм киптерү системалары төзелә, җирләрне техник культуралаштыру, агролесомелиорацияләү, әче  туфраклы  җирләре  мониторинглау һәм  әче туфракны известьлау буенча чаралар үткәрелә. Шулай ук, сугару системаларына Татарстанда   җитештерелгән югары нәтиҗәле киң колачлы машиналар урнаштырып,  аларны   техник яңарту  эше алып барыла. Тармакны үстерү һәм аны фәнни тәэмин итү программа нигезендә алып барыла. Максатчан программаларны гамәлгә ашыру барышында Татарстанның галим-мелиораторларының һәм Казан аграр университеты, Татарстан  Республикасы  Фәннәр академиясе, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәренең бергәләп эшләгән фәнни эшләнмәләре кулланыла. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика һәм федераль максатчан программалар кысаларында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең чыгымнарын 50-70% күләмендә субсидияли. 
Республиканың мелиорация системасы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан даими рәвештә илдә иң яхшыларның берсе дип таныла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International