Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оперштабында чәчүгә әзерлек һәм аграрчыларга дәүләт ярдәмен җиткерү буенча фикер алыштылар

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Россия  Федерациясе  авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оперштабының чираттагы утырышын уздырды, анда катнашучылар төбәкләрдә уҗымнарның торышы, чәчү компаниясенә әзерлекнең барышы, дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеген арттыру чаралары һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Көзге культуралар торышына килгәндә, Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы,  Россия территориясендә бу кышта көчле салкыннар күзәтелә, әмма кар катламы барлык субъектларда тотрыклы түгел. Гомумән алганда, ил буенча чәчүлекләрнең 94% тан артыгы яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә, бу уртача күпьеллык кыйммәтләр дәрәҗәсендә, дип билгеләп  үтте. 
Утырыш барышында төбәк вәкилләре урыннардагы вәзгыять турында һәм якын арада көзге культураларны тукландыру башланачагы турында  сөйләделәр.  Гадәттәгечә, беренче сезонлы кыр эшләрен Кырым аграрчылары башлый. Республикада көзге культуралар ярты миллион гектар мәйданда чәчелгән. Хәзер чәчүлекләрнең 83 проценты яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә, 17 проценты – сирәкләнгән. Төбәк бәяләвенчә, якын арада тукландыруны  башлау  бу мәйданнардагы вәзгыятьне яхшыртырга  мөмкинлек  бирәчәк. 
 Ростов өлкәсендә 2,9 млн га көзге культуралар чәчелгән, бу безнең илдә иң зур көзге чәчүлек.  Төбәктә чәчүлекләрнең 98%тан артыгы яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә. Волгоград өлкәсендә дә шундый ук күрсәткеч. Ә Краснодар краенда 1,8 млн га мәйдандагы барлык 100% чәчүлекнең  чыгышы уңышлы.
Көн тәртибендәге темаларның берсе - дәүләт ярдәмен аграрийларга вакытында җиткерү. Узган ел төбәкләргә 146 млрд. сумга якын акча җибәрелгән, 99,9%ы ахырга кадәр барып җиткән.  Моңа аграрийларның чыгымнарын аванслау мөмкинлеге бирә торган АПК дәүләт программасына үзгәрешләр кертү дә ярдәм итте. Дмитрий Патрушев әйтүенчә, мондый мөнәсәбәт үзен яхшы яктан күрсәтте, шуңа күрә бу практика 2023 елда да дәвам итәчәк.
 Шул ук вакытта, узган ел бу юнәлеш буенча норматив срокларга сыешмаган төбәкләргә агымдагы елда «компенсацияләү» һәм «кызыксындыру» субсидияләре буенча лимитлар 20%ка кимегән. Министр,    дәүләт ярдәме системасының нәтиҗәлелеген арттыру гомуми бурыч булып тора, ә бирелгән акчалар ел дәвамында ритмик рәвештә үзләштерелергә тиеш, дип ассызыклады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International