2022 елда Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты төрле хәйрия оешмаларына ярдәм йөзеннән 16 тоннадан артык сөт продукциясе җибәрде. Мәсәлән, комбинат Анжела Вавилова исемендәге фонд тарафыннан төзелгән Казан хосписын һәм хатын-кызлар өчен Казандагы һәм Зеленодольскидагы «Бишек» («Колыбель») приютларын барлык кирәкле сөт продуктлары белән бушлай тәэмин итүне үз өстенә алды. Шулай ук Халыкара ишетмәүчеләр көне уңаеннан предприятие Бөтенроссия ишетмәүчеләр җәмгыятенә 5 тоннага якын продукт биргән.
Хосписта хәзерге вакытта 35 пациент яши, аларның 16сы балалар һәм калганнары балаларын карап торучы ата-аналар. Ә «Бишек» приютларында авыр тормыш хәлендә калган 26 хатын-кыз һәм балалар яши.
“Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты 2021 елдан башлап атна саен «Бишек» приютларына хәйрия нигезендә яңа продуктлар китерә. Безнең өчен бу бик зур ярдәм, чөнки сөтсез сәламәт балалар үстереп булмый. Предприятие җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Безнең өчен сезнең ярдәмегез бик мөһим һәм кадерле!” - ди Казанның “Бишек” приюты администраторы Мелания Апраксина.
Шушы көннәрдә комбинат җитәкчелеге Анжела Вавилова исемендәге фонд тарафыннан оештырылган Казан хосписына, шулай ук Казан һәм Зеленодольск шәһәрләрендәге «Бишек» приютларына ярдәмне озайту турында карар кабул итте.
Моннан тыш, узган ел Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты ярдәмен Чистай һәм Буа картлар йортларында торучылар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Чистай, Зеленодольск һәм Нурлат балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, Зеленодольскиның күп балалы гаиләләре, җитештерү ветераннары һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр алды.