Татарстанда “Фермер мәктәбе” йомгаклары буенча 100дән артык яңа эш башлаучы аграрчы квалификация күтәрү курсларын узды

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

 2021-2022 елларда Россельхозбанк Татарстанда АПКның кадрлар куәтен арттыру буенча тулы бер чаралар комплексын гамәлгә ашырды. Иң уңышлы проектлар арасында – «Фермер мәктәбе» белем бирү программасы, ул  хуҗалыкларның  яңа финанс тотрыклыгын һәм табышлылыгын  булдыруга ярдәм итүгә, моңа  кадәр булган хуҗалыкларның нәтиҗәлелеген арттыруга, агросәнәгать комплексында бизнес алып баруның иң яхшы тәҗрибәләрен үстерүгә һәм алга  этәрүгә юнәлдерелгән.
    Татарстан Республикасы әлеге проектны гамәлгә ашыруда өч тапкыр катнашты. Укулар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Казан дәүләт аграр университеты базасында узды. Ике ел эчендә Татарстанда «Фермерлар мәктәбе»нең 104 тыңлаучысы теоретик әзерлек уздылар, фермер хуҗалыклары эшенең хокукый аспектларын, финанс бизнес-модельләрен, маркетинг нигезләрен өйрәнделәр, иң яңа агротехнологияләр белән таныштылар, тармакның алдынгы предприятиеләрендә практика уздылар һәм «Кошчылык», «Сөт-ит терлекчелеге», «Терлекчелек», «Ат үрчетү», “Игенчелек”  белгечлекләре буенча үз бизнес-планнарын эшләделәр. “Фермер мәктәбе”  – “нульдән”  бизнес башлап җибәрергә әзер булган, эшлекле,  максатчан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен  берләштергән уникаль проект. Укыту программасы  тыңлаучылар аграр бизнесны үстерү турында тулы бер  комплекс белемнәрне үзләштерә алырлык итеп  төзелгән: алар башта теоретик белемнәр алдылар,  аннары алган белемнәрен практикада ныгыттылар. Үзган  өч агым   йомгаклары  буенча без бары уңай бәяләмәләр генә алдык, шуңа  күрә кыю  рәвештә, проект уңышлы узды, дип әйтергә була”, – дип билгеләп үтте Россельхозбанкның Татарстан төбәк  филиалы директоры Ләлә Кудерметова. 
Гомумән алганда, 2020 елның сентябрендә проект эшли башлаганнан бирле бөтен Россия буенча әлеге  укуны 3 меңләп  кеше  узды.   
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International