Марат Җәббаров Әгерҗе муниципаль районы һәм «Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге Советларының уртак утырышында катнашты

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Әгерҗе муниципаль районында эшлекле сәфәр белән булды. Ул Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Әгерҗе муниципаль районы  һәм «Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге Советларының уртак утырышында катнашты. Муниципаль депутатлар 2022 елдагы эшкә йомгаклар ясадылар, 2023 елга планнар билгеләделәр, шулай ук район башлыгы Азат Вәлиевнең отставкасын кабул иттеләр һәм яңа җитәкче сайладылар. Яңа җитәкче  итеп Әгерҗе районының Тирсә авылында туган Ленар Нургаянов билгеләнде, элек  ул Алабуга районының Башкарма комитетын җитәкләгән. Татарстан Президенты тарафыннан күрсәтелгән Ленар Нургаянов кандидатурасын республика парламенты башлыгы тәкъдим итте.
Район Советының хисап сессиясе район мәдәният йортында узды. Узган  елгы  эшләр турында Азат Вәлиев хисап тотты. Ул Әгерҗе районының узган елгы    социаль-икътисадый  үсеш күрсәткечләрен әйтеп  узды. 
Мәсәлән, тулаем территориаль продукт 8,4 млрд. сум тәшкил иткән (ягъни 2021 елга карата 101,2%), 2022 елның гыйнвар - ноябрь айларында районнан  3,8 млрд.сумлык  продукция җибәрелгән  (2021 елга  карата 129,3%). Эре һәм урта предприятиеләрдә район буенча уртача хезмәт хакы 11%ка арткан һәм 39891 сум тәшкил итә. Бу елның 1 гыйнварына районда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе - 0,27 %.
 “Соңгы елларда бу район буенча  “рекордлы минималь күрсәткеч”. Районда үзмәшгульләр саны 36%ка артты”, - дип ассызыклады Азат Вәлиев.  
“Әгерҗе” логистик сәнәгать паркын төзү планлаштырыла. Проект Инвестицион советта хупланган инде һәм Татарстан Республикасының Инвестиция  меморандумына кертелгән. Инвестицияләр 5,4 млрд. сум күләмендә карала, өч йөздән артык яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.
Моннан тыш, районда тагын бер яңа «үсеш ноктасы» – туризм барлыкка килгән. Красный Бор авылында туристлык кластеры булдырыла, кунакханә төзелеше бара, яр буе линиясе төзекләндерелә, Россиянең Глемпинглар ассоциациясе җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барыла. 
Парламент башлыгы сүзләренчә, районны үстерү өчен резервлар бар, шул исәптән авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өлешендә дә. Кызганычка каршы, районда эре мөгезле терлекләрнең баш саны кимү дәвам итә, дип белдерде  Фәрит Мөхәммәтшин. Бу күбрәк  эре агропредприятиеләрдә күзәтелә, ә кече хуҗалыкларда һәм фермерларда күрсәткечләр тотрыклырак. Шул ук вакытта сөт терлекләренә  инвестицияләр кертү исәбенә сөт җитештерү сизелерлек артты һәм Әгерҗе районы тәүлеклек тулаем савым буенча 29 урынга чыкты, диде  ул.  
“Әгерҗе районында бик тырыш, хезмәт сөючән  халык яши, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, - бу өстенлектән файдаланып, республика җитәкчелеге һәм әгерҗелеләрнең үзләренең инициатив эше ярдәмендә вәзгыятьне төзәтеп булыр дип уйлыйм”. Парламент башлыгы яңа 2023 елда  барлык өлкәләрдә дә эшләрнең нәтиҗәле булуын теләде.   
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International