«Идея» технопаркы базасында фәнни стартапларга ярдәм итүнең нәтиҗәле инструментлары турында фикер алыштылар

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексының  югары уку йортлары белән берлектә «Идея» технопаркы базасында күчмә киңәшмә үткәрде. Аның эшендә министрның беренче урынбасары Наил Залаков, «Идея» инновацион-җитештерү технопаркы» ЯАҖ нең үсеш буенча директоры Николай Абруков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Ленар Зәйнуллин, республиканың аграр югары уку йортлары вәкилләре һәм студентлары катнашты. 
Татарстан Республикасында технологик эшкуарлыкны үстерү кысаларында Министрлыкка өч югары уку йортыннан - Казан дәүләт аграр университетыннан, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясеннән һәм Казан федераль университетыннан 14 проект беркетелгән.
 Реверсив инжиниринг үзәге буенча экскурсиядән соң, киңәшмәдә катнашучылар өчен Николай Абруков презентация белән чыгыш ясады. Ул кунакларны Үзәкнең мөмкинлекләре белән, гамәлгә ашырылган кейслар һәм югары уку йортлары белән хезмәттәшлек перспективалары белән таныштырды. Моннан тыш, ул икътисадның реаль секторы предприятиеләре өчен аеруча кирәкле   технологик эшкуарлыкны үстерүнең 40тан артык юнәлеше турында  сөйләде: темалар, бурычлар, эш юнәлешләре турында мәгълүмат  бирде. 
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәгариф советының фәнни-технологик һәм инновацион үсеш     буенча эшче төркеме Министрлыкның һәм яшь уйлап табучыларның  активлыгын  хуплый, дип белдерде һәм ирешелгәннәрдә тукталып  калмаска   өндәде.
Киңәшмәдә катнашучылар хезмәттәшлекнең мөмкин булган вариантлары турында фикер алыштылар һәм, Татарстан Республикасында технологик эшкуарлыкны уңышлы үстерү өчен бөтен көчне куярга кирәк, дип килештеләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International