Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты Азат Хамаев рәислегендә “2022 елда Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал, азык-төлек базарларын җайга салу” дәүләт программасын үтәү йомгаклары һәм 2023 елның I кварталына планнар турында»гы мәсьәлә буенча утырыш уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2022 елгы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.
Авыл хуҗалыгында актуаль темаларны тикшерүне дәвам итәбез. Бүген авыл хуҗалыгы техниканың торышы һәм ягулык керү өлешендәге статистиканы карыйбыз.
Министрлыкта игенчелектә туфракны яклауның агроландшафт системасы проектын гамәлгә кертү буенча эшлекле очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Дмитрий Яшин, «Агропроект» ҖЧҖ җитәкчесе Илдус Габдрахманов, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.
Россельхозбанк 2022 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына 23 млрд сумга якын акча бирде, бу узган ел белән чагыштырганда 2 млрд сумга күбрәк. Шуның 19 млрд сумнан артыгын клиентлар сезонлы эшләрне финанслауга юнәлттеләр.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 9 гыйнварда узган гадәттәге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы тармагында 2022 ел эшчәнлегенең төп нәтиҗәләрен игълан итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Саба муниципаль районында булды. Ул берничә терлекчелек фермасының эшчәнлеге белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров BUT BIG 6 авыр кросслы күркә инкубация йомыркасы репродукторының беренче этабын ачу тантанасында катнашты. Бу - Россия Федерациясе территориясендә «Бранко Нитра» (Словакия Республикасы) компаниясе проекты.
2022 ел йомгакларыннан буенча, Татарстан тарихында беренче тапкыр барлык категория хуҗалыклар буенча 2 млн тоннадан артык сөт җитештерелгән. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Буада яңа ел алдыннан Шикәрче көненә һәм Россия чөгендер шикәре сәнәгатенең 220 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмгә 170тән артык кунак җыелган иде, болар - «Буа шикәре» предприятиесе хезмәткәрләре, ветераннары һәм пенсионерлары, шикәр чөгендере белән тәэмин итүче агрофирмалар, лидер-предприятиеләр җитәкчеләре һәм партнер компанияләр вәкилләре. Тантанага мәртәбәле кунаклар булып Буа муниципаль районы башлыгы Рәнис Камәртдинов, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров һәм РФ АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина чакырылган иде.