Бүген Россия башкаласында Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлегенең XIV съезды узды. Аның эшендә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов катнашты.
Сөт бизнесы вәкилләренең очрашуы 2022 елга йомгак ясауга, Сөт җитештерүчеләр берлеге эшенең нәтиҗәләре турында фикер алышуга багышланган иде. Съезд барышында берлек әгъзалары Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелегенә үз сорауларын бирделәр, тармак үсешенең өстенлекләре һәм проблемалары турында фикер алыштылар.
“2022 ел икътисадның барлык тармаклары өчен трансформацияләр чоры булды, АПК да искәрмә түгел. Барлык кыенлыкларга да карамастан, авыл хуҗалыгы җитештерүендә үсеш күзәтелде – якынча 3,5%ка. Бу күрсәткечкә сөт юнәлеше дә үз өлешен кертте”, - дип билгеләп үтте Дмитрий Патрушев.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, Россия Федерациясе Хөкүмәте дәүләт ярдәменең системалы чараларын күрсәтүне дәвам итәчәк. Шул ук вакытта, тармакны финанслау күләме ел саен арта. 2020 елда бу юнәлешкә 38 млрд сум җибәрелгән булса, 2021 елда – 53 млрд сум, ә 2022 елда, якынча исәпләүләр буенча, бу сумма 57,5 млрд сумга җиткән.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сөт тармагына ярдәм итү инструментларын үстерүне дәвам итә, шул исәптән терлекчелек фермаларын модернизацияләүне кызыксындыру өчен яңа чаралар эшли.
Алга куелган бурычларга килгәндә, Дмитрий Патрушев, аларның иң мөһиме - эчке базарның тәэмин ителеше, дип билгеләп үтте. Азык-төлек иминлеге доктринасының тиешле күрсәткече – 90%. 2022 елга якынча нәтиҗәләр буенча, үзебезне тәэмин итү дәрәҗәсе 84,3% булган, ә союздаш дәүләт кысаларында - Белоруссия продукциясе белән бергә эчке ихтыяҗлар 100% диярлек тәэмин ителгән.
Төп бурычларның берсе – импортка бәйлелектән котылу, беренче чиратта, нәсел продукциясе буенча. Моның өчен, аерым алганда, агымдагы елда ук ФНТПның яңа ярдәмче программасын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Министр бизнес вәкилләрен эшкә активрак кушылырга һәм анда турыдан-туры катнашырга өндәде.
Тагын бер мөһим юнәлеш – сөт һәм сөт продукциясе экспортын планлы рәвештә үстерү. 2022 елда аның күләме кимемәде һәм якынча 400 млн доллар тәшкил итте. Традицион импортерлар булып якын чит илләр кала, алар барлык күләмнең 90%ы диярлек аларга туры килә. Шул ук вакытта Авыл хуҗалыгы министрлыгы экспорт географиясен киңәйтүне дәвам итә. Төп базарлар – Кытай, Фарсы култыгы илләре, Мисыр, аларга продукция чыгаруны арттыру планлаштырыла.
Съезд кысаларында "Секторны трансформацияләү: базардагы үзгәрешләр, яңа шартлар һәм үсеш перспективалары" темасына интерактив дискуссия узды, анда сөт тармагы секторларында агымдагы вәзгыять мәсьәләләре, традицион һәм заманча сөт продуктлары, сырлар, биржа категорияләре, чимал җитештерү, алга таба үсеш фаразлары турында фикер алыштылар.
Чара йомгаклары буенча 2023 елга һәм озак сроклы перспективага илнең эре тармак берләшмәсенең яңа максатлары һәм бурычлары күрсәтелгән резолюция расланды.