ТатАгроЭкспо-2023 күргәзмәсе мартка күчерелде

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

АПК казанышларының «ТатАгроЭкспо» V махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы  күргәзмәсе 2023 елның  6-7 мартына күчерелде.
Үткәрү урыны элеккечә кала: Халыкара  күргәзмә  үзәге Казан Экспо.
Оештыручылар килеп чыккан уңайсызлыклар өчен гафу үтенәләр.
Исегезгә төшерәбез, «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсе — авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең, фән, бизнес һәм тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләренең нәтиҗәле аралашуы, алдынгы тәҗрибә алмашу һәм АПК белгечләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү, потенциаль партнерлар белән сөйләшүләр алып бару һәм яңа проектларны презентацияләү өчен    мәйданчык.
Ике көнлек күргәзмәгә   10 000 нән артык  кеше киләчәк, ә 35 мең м²дан  артык мәйданда бөтен Россиядән 250дән артык компания авыл хуҗалыгы техникасы, нәтиҗәле  терлекчелек, үсемлекчелек   өчен җайланмалар,  чимал,  авыл  хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, саклау һәм төрү  әйберләрен    күрсәтәчәк. Чара кысаларында шулай ук 20дән артык эшлекле чара узачак.
«ТатАгроЭкспо-2023» күргәзмәсенең төп блоклары элеккечә кала:
 

 

- Авыл  хуҗалыгы  техникасы һәм заапс частьләр;
 - Терлекчелек;
  -Үсемлекчелек;  
- Азык-төлек  сәнәгате; 
  -Эшкәртү, саклау һәм төрү;
- АПК өчен хезмәтләр күрсәтү. 
Эшлекле программаның төп вакыйгасы, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булачак. Күргәзмәдә катнашу өчен гаризаны сайтта калдырырга мөмкин tatagroekspo.ru.
Әлеге вакыйганың бер өлеше булып,  күргәзмәдә катнашу өчен сайтта алдан теркәлергә мөмкин:   tatagroekspo.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International