«Август-Агро» хуҗалыкларында 2022 ел йомгаклары буенча 550 мең тонна авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

2022 ел «Август» – «Агропроект» компаниясенең авыл хуҗалыгы юнәлешен нәтиҗәле үстерү өчен уңышлы  ел  була.   Бүген "Август-Агро" идарәчел компаниясе идарәсендә Татарстан Республикасында, Чуваш Республикасында, Краснодар краенда, шулай ук Россиядән читтә – Казахстан Республикасында хуҗалыклар бар. Авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми банкы 220 мең гектардан артып китә. Агрофирмаларда сөрүсез игенчелекнең No-Till ресурс саклау технологиясе һәм төгәл игенчелек ысуллары кулланыла.
«Агропроект»ның төп төбәге - Татарстан, биредә «Август» җәмгыятенең  190 мең га чәчүлек мәйданнары тупланган. 2022 елда монда 300 мең тонна бөртекле һәм 200 мең тонна майлы культуралар җыелган. “Август”  илдә рапс җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе  – аның уңышы 95 мең тонна тәшкил итте. “Август-Агро” ИК бөртеклеләр уңышының күләме буенча Татарстан Республикасының алдынгы  агрохолдинглары өчлегенә кергән, ә аның генераль директоры Айдар Галәүтдинов «Ел җитәкчесе-2022» республика конкурсында «Инновация эшчәнлегендә казанышлар» номинациясендә җиңү яулады.  
“Август-Агро”да цифрлаштыру процессына комплекслы якын киләләр. Хуҗалыкларда телематик система кертелгән инде, аның кысаларында меңнән артык машинага үз эшләрен онлайн-мониторинглау өчен GPS-контроллерлар урнаштырылган. 2022 елда авыл хуҗалыгы техникасы паркы ягулык күләмен автомат рәвештә тикшереп тору өчен датчиклар белән җиһазландырыла, шуның ярдәмендә ягулык-майлау материаллары  чыгымының нормаларын киметүгә ирешелгән; шулай ук ягулык салу  станцияләрендә (АЗС) һәм бензовозларда ягулыкны автоматлаштырылган рәвештә бирү процессы җайга салынган. “Август-Агро”  чәчү комплексларында орлык чәчүне контрольдә тоту өчен дә датчиклар куелган, алар орлыкларның  аз төшүен дә, артык төшүен  дә  булдырмаска мөмкинлек бирә. «Август-Агро» урып-җыю техникасы уңышны югалтуны контрольдә тоту өчен  мобиль системалар, шулай ук кырдагы продукция хәрәкәтен тикшереп тору  датчиклары белән җиһазландырылган. Хәзер компаниядә продукциянең  тулы цикл  хәрәкәтен - кырдан ашлык кабул итү пунктына кадәр күзәтү системасы көйләнә. 
 “Август”ның барлык кырлары цифрлаштырылган: алар өчен вегетация индексын (NDVI) һәм җирле рельефны исәпкә алучы интерактив карталар булдырылган, шуның нәтиҗәсендә белгечләр югары  уңыш  кайда булачагын, ачыкланган проблемаларны һәм кырларда  вәзгыятьнең ничек үзгәреп  торуын беләләр. Әлеге белешмәләргә нигезләнеп, хәзер компаниядә орлык һәм ашламаны дифференциацияле кертү проекты гамәлгә ашырыла, аның асылы шунда, аларны югары уңыш алу мөмкин булган кырлар зоналарына дөрес итеп бүлүдән  гыйбарәт. Кырларда туфрак датчиклары белән 11 метеостанция урнаштырылган, һәм хуҗалыклар агрономнарында  теге яки бу агротехнологик чаралар үткәрү өчен фаразлар төзү һәм оптималь «тәрәзәләр»не  билгеләү өчен яңа инструментлар барлыкка килде. Шулай ук 2022 елда җитештерүдә онлайн-аналитика сервисы эшли башлады, ул көндәлек хисапларны автоматлаштырырга һәм дашбордлар һәм графиклар ярдәмендә бөтен оператив исәпләрне күреп торырга  мөмкинлек бирә. 
 2022 елда Татарстан Республикасының Теләче районында «Август-Агро» ИК элиталы һәм югары репродукцияле бодай һәм борчак орлыклары җитештерү буенча үз орлык заводын төзи башлады. Моннан тыш, республиканың Кайбыч районында 2 ашлык чистарту-киптерү комплексы  эшли башлады, аларның  һәркайсы сәгатькә  100 тонна ашлык эшкәртә, авыл хуҗалыгы продукциясен  саклау өчен 12 склад төзелде, Мөслим районында сыек азотлы ашламалар (КАС-28) җитештерү буенча мини-завод эшли башлады һәм Кайбыч районында минераль ашламаларның һәм үсемлекләрне саклау чараларының эремәләрен куллануга әзерләү өчен 2 стационар эретмә пункты  файдалануга тапшырылды.  
 Шулай ук «Август-Агро» хуҗалыкларында ел дәвамында  заманча 3 сөт фермасы төзелде: Мөслим районында - 1200 сыерга исәпләнгән «Уразмәт» сөт-товар комплексының икенче чираты, Лениногорск районында - 400 сыерга исәпләнгән «Ялтау» сөт-товар фермасының беренче чираты һәм Минзәлә районында - 1200 баш савым сыерына  исәпләнгән «Степановка» сөт-товар комплексының беренче чираты   (хәзерге вакытта куллануга  кертүгә әзерләнә). «Август-Агро» хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең  гомуми саны 9420 баш исәпләнә, шул исәптән 5538 сыер. 2022 ел дәвамында 40 мең тонна  сөт  сатылган,    бу 2021 елдагыдан  62%ка күбрәк. Тәүлеклек уртача тулаем савым 116 тоннага җитте – узган ел белән чагыштырганда 70%ка  артыграк. 
 2022 елда “Август-Агро” тармак әһәмиятендәге проектны гамәлгә ашыруга кереште – Зөя елгасының Иделгә чыгу юлын ача торган суднолар йөрешле участогында  “Зөя-ашлык продукты”  («Свияжск-Зернопродукт») элеваторы комплексын төзи башлады.  Элеватор аша ел буена  450 мең тоннага якын продукция узачак, ә инвестицияләрнең гомуми күләме 2,4 млрд.сум итеп  исәпләнә. 
“Элеватор комплексы тиз төяү технологиясе белән аерылып торачак, - дип сөйли Айдар Галәүтдинов. - Тимер юл составлары һәм суднолар якынча 10 сәгать эчендә тутырылачак, ә Россиядә хәзер мондый инфраструктура буенча, уртача алганда, моңа 3-4 тәүлек кирәк. Элеватор торгызыла торган мәйданчыкта причал дивар да, тимер юл да бар, шуның күрә безнең комплекстан ел әйләнәсендә файдаланырга   мөмкин булачак: без төяп җибәрүнең катнаш  ысулларын  кулланачакбыз һәм 12 ай буе эшләячәкбез. Татарстанда мондый башка мәйданчыклар юк әле”. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International