Органик продукция үсешендә казанышлар өчен илкүләм Бөтенроссия конкурсы

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы каршындагы Агросәнәгать комплексы һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре советының Валентина Матвиенко рәислегендә узган утырышында Бөтенроссия органик продукция үсешендә казанышлар өчен премия алуга ел саен илкүләм Бөтенроссия конкурсын үткәрү  турында карар кабул ителде.
Конкурс Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россия сыйфат системасы» коммерциячел  булмаган автоном оешма белән берлектә үткәрелә. Конкурсның максаты - органик продукция базарын үстерү, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш булдыру, әйләнә-тирә мохитне саклау   һәм органик авыл хуҗалыгын тотрыклы үстерү принципларын кертү, Россия Федерациясендә һәм Евразия икътисадый берлегендә органик продукция җитештерү үсешендәге  алдынгы тәҗрибәне хуплау. 
 Конкурста Россия Федерациясе субъектлары, органик продукция җитештерүгә сертификациясе булган җитештерүчеләр, берәмләп сату оешмалары, онлайн  сәүдә итүче оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары,  блогерлар, яшьләр (14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия  Федерациясе   гражданнары) катнаша ала.
Конкурска документлар 2023 елның 10 мартына кадәр кабул ителә.  Конкурс комиссиясендә гаризаларны карау – 2023 елның 10 мартыннан   11 апреленә кадәр. Җиңүче тавыш бирү юлы белән билгеләнә. Конкурска нәтиҗәләр 2023 елның 30 маена кадәр ясала.
Конкурс 11 номинация буенча узачак. Конкурсның номинацияләре һәм критерийлары белән Россыйфат (Роскачество) сайтында танышырга мөмкин: https://roskachestvo.gov.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International