Традицион слетта Балтач районы авыл хуҗалыгы алдынгылары 2022 елга йомгаклар ясадылар. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм аграрийлар катнашты.
2022 елда Россельхозбанк Татарстанда сөт юнәлешендә берничә эре мөгезле терлек комплексын төзүне һәм модернизацияләүне, элеватор комплексын техник яңартуны финанслады. Барлык чаралар өчен 1,8 млрд. сумлык ярдәм күрсәтелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Яңа Чишмә һәм Чирмешән муниципаль районнарында булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елда матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә.
Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы тарихы музеенда Санкт-Петербург туристлары өчен чираттагы экскурсия уздырылды. Аны музей директоры Наил Сабиров үткәрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан районнары белән киңәшмә узды, анда терлекчелек тармагының агымдагы елның гыйнвар аендагы эшенә йомгаклар ясалды. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.
Мәскәүдә Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең (АККОР) XXXIV съезды узды. Аның эшендә илнең 70 төбәгеннән делегатлар, шул исәптән Татарстан Республикасы делегациясе дә катнашты. Аның составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы вәкилләре, Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе вәкилләре һәм әгъзалары, фермер хуҗалыклары башлыклары бар иде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Буа муниципаль районында булды. Сәфәрнең төп максаты – районның 2022 елдагы үсешенә йомгаклар ясауга һәм 2023 елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышта катнашу иде.
Теләүчеләр агробизнеска ярдәм итү буенча комплекслы программада катнашуга язылган арада, без Татарстан хуҗалыкларын автоматлаштыру буенча актив эш алып барабыз.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Балык Бистәсе муниципаль районында булды. Сәфәрдә аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та булды. Эш сәфәренең төп максаты - «Балык Бистәсе муниципаль районының 2022 елгы социаль-икътисадый үсешенә йомгаклар ясау һәм 2023 елга бурычлар билгеләү турында» район Советы утырышында катнашу.