Алабугада ашлык киптерү комплексы ачтылар

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Алабуга районының  Гәр авылында 18 мең тонна ашлык сыйдырышлы,   өзлексез циклда  сакчыл  эшли торган ашлык киптерү комплексы ачылды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Дмитрий Яшин, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, «Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров, «Аммоний Агротехнологии» ҖЧҖ директоры Александр Мананкин катнашты.


“Бүген бездә ашлыкны саклау һәм киптерү буенча проблемалар бар. Узган елгы  урып-җыю нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бездә җыела  торган  ашлык күләме  бу  проблемаларны  хәл итү өчен өстәмә  чаралар  күрүне таләп  итә. Һәм предприятиенең мондый мизгелләрне истә тотуы, тиешле  максатлар  һәм бурычлар куюы сөендерә.  Хезмәттәшләр,  шундый зур проектларның кыска срокларда гамәлгә  ашырылуына мин бик шат”, - дип билгеләп үтте тантананы  ачу  чыгышында  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин.


Ашлык чистарту комплексы районда «Аммоний Агротехнологиии» ҖЧҖенең иярчен предприятиесе - «Аммоний» АҖ инициативасы белән барлыкка килгән. Бүгенге көндә бу районның иң эре авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән берсе. «Аммоний Агротехнологии» эшкәртүендә  Алабуга районында гына да 9 меңнән артык чәчүлек  җирләре бар. «Аммоний» ашлык чистарту комплексын төзүгә 120 миллион сумнан артык инвестиция керткән. Эшләр бик  кыска срокларда башкарылган. Узган ел гына  әле бу мәйданчык  ташландык биналар белән, чүп үләннәр басып киткән урын була. Бүген яңа комплекс – алга  таба  тагын  бер объект - орлык заводы  төзүгә беренче адым.


Ашлык киптерү комплексына инвестицияләр күләме 240 млн. сум дип бәяләнә. Гомумән алганда, проектка – аның базасына һәм техникага 1 млрд сум тотылган инде. Алга  таба  тагын 1,5 млрд сум акча кертеләчәк.


“Биредә ташландык  биналар  да бар  иде, калдык-чүплек тә  китереп  аударыла  торган  булган, ә хәзер чип-чиста   мәйданчык күрәсез. Ул киртәләп  алынган, чүп-чардан  арындырылган, ангарлар  тәртипкә  китерелгән.  Заманча узеллар белән җиһазланган, үлчәү участогы  көйләнгән.  Һәм менә хәзер шундый ашлык киптерү комплексы барлыкка килде, бу  беренче этап булачак. Икенчесе - орлык заводы булырга тиеш. Технологияләр тәкъдим итү һәм ашлама сату гына  җитми, без моны үз тәҗрибәбездә аңладык. Яхшы орлыклар кирәк, бигрәк тә хәзер, бүгенге  вәзгыятьтә. Һәм  без аларны эшләргә әзер,  үзебез өчен дә,  шул исәптән сезгә дә тәкъдим итәргә”, - дип сөйләде Дмитрий Макаров.
Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә район тәүлеккә  98 тонна сөт савып ала. “Планда – ел ахырына яңа инвесторлар, игенчеләр һәм терлекчеләр ярдәмендә моны 120 тоннага җиткерү, шундый  кертемнәрне күреп, алар  да   тырышуларын  арттырдылар.  Бүгенге көндә «Аммоний Агро»  9 мең гектарга якын җир эшкәртә. Без алга таба  җирләрне арттыруны планлаштырабыз, аннары  аларга бирәчәкбез”, - диде ул.


Район башлыгы,  бу Алабуга районы өчен яңа чор, дип билгеләп үтте: “Без авыллар  буенча беркайчан   алдынгылар рәтендә булмадык. Һәрхәлдә, моннан  берничә  ел  элек. Ә бүген без «Аммоний Агро», «Мир» ҖЧҖ аркасында  алдынгы технологияләргә ия”. 


Ашлык чистарту-киптерү комплексы 600 тоннага  кадәр  чи ашлык һәм 250 тонна коры ашлык сыйдыра алачак. Шул ук вакытта ашлык мондый комплексларда тиешле барлык  температура режимнары, дымлылык дәрәҗәсе үтәлгән килеш  саклана. Ә ашлык  үзе сакчыл чистарту узачак һәм аңа  бернинди зыян килмәячәк.  Комплекс 2 режимда эшли ала: орлык һәм товар режимнарында. Комплекс тәүлек буе эшләячәк, дип фаразлана. 


Планда - янәшәдә орлык комплексы ачу. Әгәр бүген Алабуга районында уңдырышлылык   күрсәткече 70 мең тонна булса, яңа комплекслар куллану  нәтиҗәсендә  бу  күрсәткечне  100 мең тоннага кадәр җиткерү  мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International