Министрлыкта умартачылыкның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 9 июне, җомга

Бүген Министрлыкта бал кортларының һәлак  булуын  булдырмау  буенча    республикада күрелә торган чараларга  багышланган  киңәшмә узды. Анда нәсел эше һәм хайваннар үрчетү башлыгы Гелүс Баязитов, Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, умартачылык бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Алмаз Гамиров, контроль-күзәтчелек органнары һәм умартачыларның иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашты.


Сәламләү сүзе белән Гелүс Баязитов чыгыш ясады: “Умартачылык - безнең республика өчен авыл хуҗалыгының төп тармакларының берсе. Без Россиядә бал һәм умартачылык продукциясе җитештерү буенча лидерларның берсе. 2022 елда гына да 9 мең тоннадан артык тулаем продукция һәм 5,5 мең тонна товар балы җитештерелгән”.


Умартачылыкның тиз үсүенә карамастан, проблемалар да бар. Төп проблемаларның  берсе  - бал кортларының пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланудан һәлак  булуы. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы узган елның көзеннән башлап әлеге проблеманы хәл итүгә юнәлдерелгән кайбер чаралар үткәрде: агрономнар өчен укулар  уздырылды, муниципаль районнарда семинар-киңәшмәләр үткәрелде.  Әлеге чаралар нәтиҗәсендә хәзер уңай динамика күзәтелә, умартачылар һәм аграрийлар бергәләп эш алып  баралар, куркынычсыз технологияләр кертелә.


 “Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелеге   рөхсәт ителмәгән агрохимикатлар һәм пестицидлар кулланылмасын өчен өч ел дәвамында аграрийлар белән берлектә эш алып бара. Шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров кушуы буенча, февральдән апрель аена кадәр һәр район белән пестицидлар  һәм агрохимикатлар тәэсирен күзәтү системасына кагылышлы укыту-семинар-киңәшмәләре үткәрелде”, - дип билгеләп үтте Идрис Гатин.


 Алмаз Гамиров үз чыгышында Министрлык тарафыннан, умартачылык тармагына республика өчен әһәмиятле  тармакларның  берсе  буларак, аерым игътибар бирелүе турында хәбәр итте. 


“2022 елның декабрендә без Россиядә беренче тапкыр майлы культуралар (рапс, горчица һәм көнбагыш) үстерүнең хәвефсез технологияләре буенча укулар үткәрдек. Бу узган елларда зур куркыныч тудырган культуралар. Нәтиҗәсе булыр дип уйлыйбыз, чөнки күп  аграрийлар йә биологик препаратлар, йә хәвефлелек  классы түбәнрәк  булган препаратлар (3 һәм 4 класслы) сатып алганнар инде”, – дип ассызыклады Алмаз Гамиров.


 Биологик инсектицидлар Әлки, Мөслим, Биектау, Кукмара, Яңа Чишмә, Әлмәт районнарында актив  кертелә. Препаратларны куллану мәйданнары шактый зур. Мәсәлән, Токарликов ис. АҖ 1270 гектардан артык майлы культуралар мәйданын биоинсектицидлар белән эшкәртә.


“Умарталарны саклап  калу  мәсьәләсе бик мөһим. Умартачылар мөһим эш башкаралар, умарталар үсемлекләрне серкәләндерәләр, әгәр умарталар булмаса, безнең уңыш күпкә азрак булыр иде. Культураларның  кайсы кырларда һәм нәрсә белән эшкәртеләчәген алдан белү өчен авыл хуҗалыгы җитәкчеләрен системалы эшкә өйрәтүне дәвам итәргә кирәк”, – дип өстәде Таһир Һадиев.

   
  
   
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International