Күмәк шартнамә буенча комиссия утырышы узды

2023 елның 9 июне, җомга

«Агросила» холдингында предприятиеләрнең күмәк шартнамәләрен карау буенча очрашулар узды. «Чаллы-Бройлер» берләштерелгән башлангыч һөнәр  берлеге оешмасы эшли торган  кошчылык предприятиеләренең күмәк шартнамәсен карау буенча комиссия утырышы «Агросила - Коммерция» предприятиесе базасында узды. Фикер алышу  «Агросила» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова, «Чаллы-Бройлер» берләштерелгән башлангыч һөнәр  берлеге оешмасы (ОППО) рәисе Алсу Гайнетдинова катнашында узды. Комиссия составына дүрт предприятие җитәкчесе  һәм белгечләре керде, болар: «Чаллы-Бройлер», “Агросила”. “Чаллы-МПК”, «Тукай токым репродукторы», "Чаллы инкубаторы".


«Чаллы-Бройлер» берләштерелгән башлангыч һөнәр  берлеге оешмасы Күмәк шартнамәсенең бүгенге  көнгә кадәр гамәлдә булган  соңгы редакциясе  2020 елда кабул  ителгән булган. Шуннан бирле кошчылык предприятиеләренең, Россия  Федерациясе  АПК хезмәткәрләре һөнәр берлеге  әгъзаларының тормышында  һәм хезмәт эшчәнлегендә чагылыш  тапкан  шактый күп вакыйгалар булды.  Шуңа бәйле рәвештә, әлеге  очрашуга һөнәр берлеге  оешмасы  ягыннан  коллектив  мәнфәгатьләрен чагылдыра  торган тәкъдимнәр әзерләнгән иде, алар   социаль, финанс мәсьәләләрен хәл итүгә, хезмәткәрләрнең законлы хокукларын һәм гарантияләрен тәэмин итүгә юнәлдерелгән.  


 Утырыш башланыр алдыннан андагы һәр катнашучы Күмәк  шартнамәнең пунктларын үзгәртә торган тәкъдимнәр белән таныша  алды.   Төзәтмәләрнең иң әһәмиятлеләре хәрби  хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм ветераннарга ярдәм итүгә; намуслы хезмәткәрләрне юбилей даталарына һәм  хезмәт эшчәнлекләренә бәйле бүләкләүгә, балалары беренче сыйныфка бара  торган   гаиләләргә матди ярдәм күрсәтүгә, шәхси тормыштагы мөһим вакыйгаларга бәйле матди ярдәм күрсәтүгә; Россия армиясе сафларына вакытлы хезмәт итүгә чакырылучы хезмәткәрләрне  бүләкләүгә һ.б.ларга  кагылышлы иде.   


Очрашу барышында шулай ук эш бирүче ягы да һәм хезмәт коллективы вәкилләре дә Холдингның Ветераннар турында нигезләмәсен дә расларга  кирәк дигән карарга  килделәр.  Документ проекты әзер инде, аңа  утырышта каралган  яңа пунктлар керәчәк.   
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International