10 июньдә Буа муниципаль районында милли Сабантуй бәйрәме узачак. Быел ул беренче тапкыр төрле милләтләр традициясендә узачак. Бәйрәм кунаклары төрле милләтләрнең утарларын күрә һәм төрле мастер-классларда катнаша алачак.
Мәсәлән, татар утарында йоннан җеп өрләү, «юка» әзерләү, туку станогында чигү, сепараттан сөт аерту һәм башкалар буенча мастер-класслар узачак.
Чуваш утарында йоннан милли бизәкләр белән башмаклар ишеп ясау, йон оекбашлар бәйләү, чуваш милли баш киеме “Тухья” тегү буенча мастер класслар булачак.
Рус утарында челтәрсыман үтәкүренмәле коймаклар пешерү, төрле үләннәр катнашмасы белән ничек итеп тәмле һәм файдалы чәй әзерләү серләрен, күрсәтәчәкләр, сөлгеләр чигү һәм табуреткалар һәм урындыклар ясау буенча мастер-класс үткәрәчәкләр.
Моннан тыш, бәйрәм программасында төрле чаралар каралган. Сәүдә ярминкәсе, иҗат коллективлары чыгышлары, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмә-презентациясе, «Милләт бизәкләре» милли киемнәр күргәзмә-сатуы, «Авыл тормышыннан күренешләр» театральләштерелгән зона (печән чабу, арба, авыл көнкүрмеше), Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган күргәзмәләр, төрле мастер-класслар, борынгы уеннар, таганда, карусельдә атынулар, спорт ярышлары, шулай ук бәйрәм концерты һәм бәйрәм салюты булачак.