Агрокөч бөртекле культуралар кабул итү, саклау, киптерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче «Актаныш икмәк кабул итү пункты (ХПП)» ААҖенә инвестицияләр кертү программасын гамәлгә ашыруны дәвам итә. 2021 елда ашлык төяп җибәрү причалын реконструкцияләү нәтиҗәсендә, аңа 10 млн сум акча кертелгән, предприятие ашлык җибәрү буенча куәтен ике тапкыр арттырган – 1000 тоннадан 2000 тоннага кадәр. Башкарылган эшләрдән соң ашлык 800 тонна сыйдырышлы оператив савытларга салына, аннан соң чистартыла, киптерелә, кабат чистартыла һәм сепараторга җибәрелә, ә шуннан соң ашлык саклау складына җибәрелә.
2022 елда “Актаныш икмәк кабул итү пункты” ашлык киптерү комплексы участогын яңартуга холдинг 39 млн сум акча керткән: йөк бушату һәм киптерү җайланмалары сатып алынган, төзелеш-монтаж эшләре үткәрелгән. Агымдагы елда “Актаныш икмәк кабул итү пункты”н инвестицияләү программасы 81,3 млн сум итеп бәяләнә. Ашлык киптерү техникасы яңартылган, хәзер аны эшләтеп җибәрү эшләре башкарыла. Шулай ук инвестицияләү программасы кысаларында предприятиедә автоүлчәгечләр урнаштырылачак.
Шуны әйтергә кирәк, склад һәм элеватор куәтләре предприятиедә елга 70 мең тоннага кадәр ашлык культураларын сакларга һәм эшкәртергә мөмкинлек бирә. "Актаныш икмәк кабул итү пункты"нда тегермән, катнаш азык һәм ярма әзерләү участоклары бар. Узган авыл хуҗалыгы сезонында предприятие 3801 тонна он, 480 тонна ярма, 4573 тонна катнаш азык җитештергән. Ашлык кабул итүдән алып әзер продукт чыгаруга кадәр җитештерү процессы тулысынча компьютерлаштырылган һәм иң заманча Европа җайланмалары белән җиһазландырылган.