Татарстан зур тармак форумнарында үз тәҗрибәсен күрсәтә

2023 елның 9 июне, җомга

Июнь башында Түбән Новгородта цифрлы икътисадның төп вакыйгасы – “Сәнәгати  Россиянең цифрлы индустриясе” конференциясе узды. Бу ел саен үткәрелә торган зур чара, ул бер мәйданчыкта бизнес, хакимият һәм җәмгыятьнең әйдәүче вәкилләрен бергә җыя. Быелгы  елның  төп темасы - Россия сәнәгатенең цифрлы бәйсезлеге һәм үз илебезнең технологияләрен популярлаштыру.


«РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә үзебезнең цифрлы технологияләрне кертү перспективалары турында сөйләде һәм Татарстан Республикасының бу өлкәдәге тәҗрибәсен күрсәтте.


Шул ук вакытта Мәскәүдә «Россиянең аграр сәясәте һәм продукция иминлеге һәм сыйфаты» Саммиты узды, ул бик мөһим мәйданчык, анда тармактагы  түбәндәге глобаль тенденцияләр хакында  фикер алыштылар, болар:   
• 2023 елда АПКны цифрлаштыру  трендлары; 
• ИИ ярдәмендә продукция җитештерү күләмнәрен арттыру мөмкинлеге; 
• MES ярдәмендә предприятиеләр продукциясенең сыйфатына һәм иминлегенә   идарә итү; 
• сервис сыйфатын  саклап калып, җитештерүне планлаштыруны автоматлаштыру; 
• АПКда заманча ИТ-чишелешләрне  куллану тәҗрибәсе һәм башкалар.  

Чара кысаларында «РИВЦ» АҖ генераль директоры урынбасары Дамир Фатыйхов терлекчелекне цифрлаштыру буенча тәҗрибә һәм экспертиза белән уртаклашты, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  АПКсының Дәүләт мәгълүмат системасында (ГИС) хайваннарның цифрлы паспорты модулен күрсәтте.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын цифрлаштыру буенча алдынгы төбәкләр составына керә, бу хакимият органнары ягыннан да һәм бизнес ягыннан  да  кызыксыну уята. Без үз тәҗрибәбезне башка төбәкләр белән уртаклашырга әзер, ә республика аграрийларының хәзер үк үз предприятиеләрен автоматлаштыру  һәм Татарстан  Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм  чаралары белән җитештерү  нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлеге бар.   

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International