«Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан филиалы белгечләре кырларның гомуми торышын билгеләү максатларында бер атна эчендә 9,3 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап тикшергәннәр.
Агымдагы елның 8 июненә барлыгы 368,9 мең га чәчүлек тикшерелгән. Хәзер көзге бөртекле культуралар «чәчәк ату» фазасында. Фитомониторинг уздыру барышында чәчүлекләрдә көзге бөртекле культураларда корткыч бөҗәкләрнең булуы ачыкланган.
Бөртеклеләрдә үлән бете (тля) бер атна эчендә тикшерелгән 2,3 мең гектарда, ягъни чәчүлекнең 24,7%ында очраган, сабакта 1,3 - 6 данә тәшкил итә. Иң күбе - 6 данә. (Лаеш районы, көзге бодай, 180 га). Сабактагы бетләр саны 2 - 20% тәшкил итә. Барлыгы 29,9 мең га чәчүлек тикшерелгән.
Бөртеклеләрдә трипслар 4,8 мең гектарда, ягъни тикшерелгән мәйданның 51,6 процентында очраган, бер сабакта - уртача 2,9 данә. Иң күбе - 9 данә, Арча районында 102 гектарда көзге арыш чәчүлегендә теркәлгән. Бәләкәй ятмә белән 100 мәртәбә селтәнеп алынган трипслар саны 22,5 - 58 данә тәшкил итә. Иң күбе - 58 данә, Саба районында 95 га мәйданда көзге бодай кырында теркәлгән. Барлыгы 29,9 мең га чәчүлек тикшерелгән.
Трипслар белән зарарланган башакның очлары корый һәм саргая. Балавызланып өлгерү чорында личинкалар, башак белән тукланудан туктап, туфракка төшәләр. Икътисадый зыянлылык чиге (ЭПВ) – сабакта 10 трипс.
Очлы башлы кандала (остроголовый клоп) 3,1 мең гектарда, ягъни тикшерелгән мәйданның 33,3%ында ачыкланган, бер кв. метрда аларның уртача саны - 0,6 данә. Иң күбе - 2 данә, Буа районында 191 га көзге бодай чәчүлегендә табылган. Барлыгы 29,9 мең га чәчүлек тикшерелгән. Икътисадый зыянлылык чиге – бер кв. мерда 2 данә.
Учреждение биргән белешмәләр буенча, кырларны тикшергәндә корткыч бөҗәкләрдән тыш, көзге бөртекле культураларда авырулар да ачыкланган.
Мәсәлән, ончыл чык (мучнистая роса) 1,9 мең гектарда, ягъни тикшерелгән мәйданның 20,4%ында очраган. Зыян күргән үсемлекләр күрсәткече уртача 6,2% тәшкил итә. Иң күбе - 38%, Питрәч районында 141 гектар көзге бодай чәчүлегендә ачыкланган. Авыруның таралышы - 0,7 - 1,5%.
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре аңлатуынча, ончыл чыктан зарарланганда үсемлекләр яфракларында ассимиляция өслеге кими, хлорофилл бозыла, сабаклар саны кими, яфраклар вакытыннан алда кибә, чәчәкләнү чоры тоткарлана, башакларда бөртекләр саны кими, ашлыкның сыйфаты төшә. Уңыш алуны 15-35%ка киметергә мөмкин.
Яфракларда септориоз авыруы 3,2 мең гектарда, яъни тикшерелгән мәйданның 33,7%ында очраган. Зыян күргән үсемлекләр күрсәткече - уртача 5,6%. Иң күбе – 18%, Питрәч районында 141 гектар көзге бодай чәчүлегендә табылган. Авыруның таралышы - 2,6 - 4%.
Учреждение белешмәләренә караганда, септориоз белән зарарлану үсемлекләрнең үсешен акрынайтуга, яфракларның вакытыннан алда кибүенә, башакның озынлыгы һәм андагы бөртекләр саны кимүгә, бөртекләрнең ваклануына китерә, ә сабак төптән зарарланганда үсемлекләр бөтенләй җиргә егыла. Уңыш алу 10 - 15%ка кими, ә эпифитотияләр булганда – бу күрсәткеч 40%ка җитә.
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан Республикасы филиалында фунгицидлар белән эшкәртүне +18...+25 °С температурада түбәндәге очракларда башкарырга тәкъдим итәләр:
- куе чәчүлекләрдә;
- сабаклану фазасында - үсемлекләрнең зарарлануы 3 – 5% булганда;
- флаг яфрагы буенча – чәчәкләнү чорында үсемлекләрнең 50%ында өстән 3 нче яфракта авыру барлыкка килгәндә.
Температура 30°Стан югарырак булганда, яфрак авыруларының үсеше туктала.
Профилактика максатларында һәм яфрак авыруы азмаган очракта, чәчүлекләрне Псевдобактерин-2, Ризоплан биофунгицидлары белән гектарга 1 литр исәбеннән эшкәртергә тәкъдим ителә.
Яфрак авырулары азып киткән очракта, чәчүлекләрне Эпоксиконазол+фенпропиморф, Тебуконазол, Пропиконазол, Карбендазим, Спироксамин + тебуконазол + триадименол, Ципроконазол, Тебуконазол + флутриафол, Пираклостробин + эпоксиконазол, Эпоксиконазол + метконазол кебек һ.б. фунгицидлар белән эшкәртергә кирәк. Фунгицидлар белән эшкәрткәндә үсемлекләрнең иммунитетын арттыру өчен бак катнашмасына микробиоашламалар һәм микроашламалар (Гумат: «Здоровый урожай») өстәргә кирәк.