ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Мәскәүдә 6 февральдән 10 февральгә кадәр азык-төлек прдуктлары, эчемлекләр һәм  аларны  җитештерү  өчен чимал буенча Россиядә һәм Көнчыгыш Европа күләмендә халыкара  иң зур «Продэкспо-2023» күргәзмәсе  узды,    анда 35 илдән 2000нән артык катнашучы үзләренең  продукциясен күрсәтте.
 


10
февраль, 2023 ел
җомга

2022 ел безгә аграр предприятиеләрнең ни дәрәҗәдә автоматлаштыруга мохтаҗ булуын күрсәтте.
 

Ике елдан артык гамәлдә булган вакыт эчендә “СВОЕ” экосистемасының цифрлы сервислары бөтен Россия фермерлары өчен ышанычлы юлдаш булды. Тәмле җомга (Вкусная пятница) һәм Үземнеке (Своё Родное) проектлары иң югары уңышларны күрсәтә. Төрле оешмаларда Тәмле җомга исеме  астында уза  торган  продуктларны күчмә сату һәм дегустацияләү  чаралары барышында фермерлар бер көн эчендә берничә ай эчендәге сату күрсәткечләренә  ирешәләр. Ә һәр унынчы фермер үз продуктларын сату өчен B2C сегментында бердәнбер цифрлы канал буларак Своё Родное  маркетплейсын куллана. Шул ук вакытта маркетплейсны эшләүчеләр, клиентлар белән кара-каршы элемтәгә нигезләнеп, сервисны даими камилләштереп торалар. 
 

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы әгъзаларыннан (ассоциацияләнгән әгъзалардан тыш) авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алуга бәйле чыгымнар өлешен (хисап финас елының 1 октябреннән  31 декабренә кадәр чордагы) каплауга авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына субсидияләр бирү өчен гаризалар кабул  итү башлануы  турында игълан итә. 


9
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Әтнә муниципаль районында эш сәфәре белән булды. Сәфәрнең төп максаты - яңа билгеләнеп куелган район башлыкларын терлекчелектәге алдынгы тәҗрибә белән таныштыру. Әгерҗе, Баулы, Балык Бистәсе, Чирмешән районнары вәкилләре башта «Уңыш» агрофирмасы эшчәнлеге белән таныштылар. Биредә алар, 1200 башка исәпләнгән сөт комплексын һәм сөт блогы  белән ике бозау абзарын  карап, аларның  торышы белән танышып чыктылар. Хуҗалык җитәкчесе Айрат Хәкимов эштә кулланыла торган технологияләр һәм гамәлгә кертелгән цифрлы программалар турында сөйләде.


8
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмаларының хисап чорындагы эшчәнлегенә йомгаклар ясадылар һәм киләчәккә бурычлар турында сөйләштеләр. Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләренең гомуми җыелышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясе Үзәк берлеге идарәсе рәисе урынбасары Виталий Бродский, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев катнашты.
 

3 февральдә Мәскәүдә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәсендә ел саен үткәрелә торган «Ел агроинвесторы - 2022» III илкүләм  премиясе конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.  Тантанада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, Россиянең АПК һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары хуҗалары һәм җитәкчеләре катнашты. 


7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Төркиянең Discover Events идарәсе рәисе, Халыкара  күргәзмәләр оештыручылар ассоциациясе президенты   Юныс  Эте белән очрашты. Игенчеләр сараенда узган очрашуда министрның беренче урынбасары Наил Залаков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестицион проектлар җитәкчесе, Хәләл продукция экспорты буенча проект җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов, «Рацин» АҖ коммерция директоры Айдар Зарипов катнашты. Очрашу  барышында  үзара  хезмәттәшлекне киңәйтү турында  сүз барды.

6 һәм 7 мартта «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсе кысаларында республикада беренче мәртәбә «Татарстанның иң яхшы сөт продукты» конкурсы узачак. Конкурста танылган брендлар: Молочная речка, Село зелёное, Вамин, Обнимама, Очень важная корова, Васькино счастье, Бәрәкәтле, Әлмәт сөт  комбинаты   һәм башкалар катнаша.


6
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Министрлыкта Ливия Дәүләтенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Эмхемед А.Э. Альмаграви җитәкчелегендәге Ливия Дәүләте делегациясе белән очрашу  узды.  Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестицион проектлар җитәкчесе, Хәләл продукция  экспортлау буенча проект җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов, азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Артур Шәмсиев катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International