Россия авыл хуҗалыгы банкы (Россельхозбанк): Татарстанда авыл ипотекасы буенча бирелгән сумма 8 млрд сумнан артып киткән

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

Авыл ипотекасы программасы гамәлгә ашырыла  башлаганнан  бирле Россельхозбанк Татарстанның 3400дән артык гаиләсенә ярдәм күрсәтте. Күрсәтелгән ярдәмнең гомуми суммасы 8 млрд сумнан артып киткән.  


«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган авыл ипотекасы программасына елдан-ел  ихтыяҗ арта. Өч ел эчендә берничә мең кешенең торак шартларын яхшыртып, кечкенә торак пунктларда эш урыннарын саклап калып булды һәм авыл җирлекләренә яңа импульс бирергә  мөмкинлек  барлыкка килде.  Быел гына да республиканың 340тан артык гаиләсенә ярдәм күрсәтелде.   Россельхозбанктан авыл ипотекасын бирү күләме буенча Татарстан традицион рәвештә лидерлар рәтендә тора.


Агымдагы елда авыл ипотекасын йә шәхси торак төзелеше  (ИЖС), йә  шәһәр читендә җир кишәрлеге  белән әзер йорт сатып алу өчен  алырга мөмкин. Шул ук вакытта, әгәр җир кишәрелеге белән  йорт  физик заттан сатып алынса,  объектның төзелүенә 5 елдан да артыграк булмаска  тиеш. Юридик заттан сатып алынган  очракта, бу  срок 3 елдан артмаска тиеш.


Россельхозбанктан  3 процент ставка буенча авыл ипотекасын алу өчен илнең 21 яшьтән 75 яшькә кадәрге теләсә кайсы кешесе гариза бирә ала. Татарстанда 25 елга кадәр бирелә торган кредит суммасы – 100 меңнән 3 млн сумга кадәр. Башлангыч  кертем 10%тан башлана. Кыйммәтрәк торак сатып алу өчен авыл ипотекасын гаиләдә ир дә, хатын да аерым алырга  мөмкин һәм кредитның гомуми күләме икеләтә арта.  Бу очракта йорт бер  сату-алу шартнамәсе  буенча гомуми уртак милек хокукларында сатып алынырга тиеш, анда сатып алучылар буларак ир дә, хатын да күрсәтелә. 
 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International