Бөгелмә районында яңа элеватор комплексын төзи башладылар

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Бүген Бөгелмә районында «Август-Лениногорск» элеватор комплексы төзелешенә беренче таш салу тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.


«Август-Агро» компаниясе 2,9 млрд сумлык масштаблы проект төзиячәк. Бу Бөгелмә муниципаль районына бик мөһим инвестиция, бөтен республика өчен авыл хуҗалыгына зур өлеш кертү – биредә Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан һәм Россиянең күрше төбәкләреннән килгән ашлык сакланачак.
“Уңыш мул  булган елларда республикада   2 млн тонналап  ашлык сатыла. Шуңа күрә проект бик актуаль. Яңа элеваторның үткәрү куәте елга 450 мең тоннага кадәр булачак”, - дип билгеләп үтте Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.


2023-2024 елларга төзелешнең 1 этабын төгәлләү планлаштырыла. Элеваторның проект куәте берьюлы 112 мең тонна ашлык сакларлык  булачак. Ашлык Татарстан территориясеннән һәм Россиянең күрше төбәкләреннән алып китереләчәк.  Предприятиедә 86 эш урыны булдырылачак. 


“Әлеге җибәрү, саклау һәм эшкәртү ноктасы Бөгелмә районына гына түгел, ә Татарстанның бөтен көньяк-көнчыгышына  үсәргә мөмкинлек бирәчәк. Бүген ашлык экспортлау маршрутлары мәсьәләсе кискен тора. Яңа элеватор көньяк портларга тәүлек эчендә оператив рәвештә 55 - 60 вагон җибәрергә мөмкинлек бирәчәк”, – дип ассызыклады «Август - Агро» ИК ҖЧҖ генераль директоры Айдар Галәүтдинов.


Хәзерге вакытта Татарстанда агрохолдинг тарафыннан эшкәртелә торган  чәчүлек мәйданы 194 мең гектар тәшкил итә. Болар  барысы да заманча элеватор комплексы төзү кирәклеген аңлата.

 Предприятие авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ашлык саклау, чистарту, киптерү, күчереп йөртү һәм төяп озату  буенча төрле хезмәтләр күрсәтә алачак. Проект тулы куәткә  эшли башлагач, элеватор аша ел дәвамында 600 мең тоннага якын продукция узачак. 


 “Без бу проектка ике ел килдек. Азык-төлек иминлеге мәсьәләсе бүген беренче урында тора. Безгә чыннан да сыйфатлы, заманча саклау һәм эшкәртү урыны кирәк. Заманча элеватор төзү - бөтен Бөгелмә муниципаль районы өчен бик әһәмиятле һәм зур вакыйга!”,- диде район башлыгы Линар Закиров.


Сәфәр вакытында делегация шулай ук «Төньяк Нива-Татарстан» ҖЧҖенең терлекчелек комплексын карады. Комплекс төбәктә иң эреләрнең берсе булган грандиоз проект булып тора.  


Ферма 3,5 мең баш сыерга исәпләнгән, таогын  5 мең баш токымлы яшь сөт терлекләрен үстерү өчен мәйданчыклар да  каралган.   Объектны тулысынча 2025 елга төзеп бетерү  планлаштырыла.


2022 елда инвестор тарафыннан җитештерүгә 359 млн. сум  кертелгән.  Агрохолдингның барлык инвестицияләр күләме 12 млрд. сумнан артык.    Агрофермада 400 кеше эшли. Узган ел йомгаклары буенча, предприятиенең  кереме   1,7 млн.сум чамасы булган.  


Аннары министр Зәй-Каратай авылындагы көнбагыш кырларын, Ивановка авылындагы сабан бодае кырларын, Сугышлы  авылындагы сабан   бодае  кырларын, Яңа Иштирәк авылындагы кырларны, көзге бодай  һәм кукуруз кырларын, күпьеллык үләннәр басуларын, «Ялтау» машина-трактор комплексын карап чыкты.  
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International