АГРОКӨЧнең сорт сынау кырларында 2023 елда бодай һәм арпаның перспективалы 25 сортын сыныйлар

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

Агрокөч структурасына керүче “Кама” агрофирмасының орлык заводы Россиянең иң эре фәнни-тикшеренү институтлары белән хезмәттәшлек итә һәм аның үзенең сорт сынау кырлары бар, аларда перспективалы сортларның төрле сортлары  сынала. Орлык заводы «завод – кыр» принцибы буенча эшли. Орлыкларның һәр партиясе «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУ тарафыннан сертификатлана, ә аннары Агрокөч агрофирмалары кырларына турыдан-туры чәчүгә җибәрелә. Шулай итеп, арадашчылар чылбыры юкка  чыгарыла, бу логистика чыгымнарын шактый киметергә мөмкинлек бирә.


 «Кама» агрофирмасының тәҗрибә кырында ел саен бодай һәм арпаның перспективалы сортлары чәчелә. Быел алар 25 делянкада чәчелгән. Алар арасында язгы бодайның «Арабелла», «Никон», «Одета», «Токката», «Аквилон», «Салют Алтая», «Памяти Янченко», «Бурбон» кебек һәм башка сортлары  бар; арпаныкы - «Камашевский», «Формула 1», «Ейфель», «Паустиан», «Травелер», «Памяти Чепелева», «Нур» сортлары.


 Сортлар берничә этапта сынала: кырда чәчү, вегетация чорында кыр агрономнары тарафыннан күзәтү, урып-җыюдан соң  ашлыкка  сыйфатлы анализ ясау  өчен  Чаллы элеваторына  уртача пробасын тапшыру. Тест нәтиҗәләре буенча сортларны алга  таба  куллану турында карар чыгарыла.


Исегезгә төшерәбез, “Кама” агрофирмасының орлык заводы — Идел буенда  иң эре орлык заводы, ул авыл хуҗалыгы культураларының төрле сорттагы оригиналь һәм элиталы орлыкларын җитештерә. Агымдагы елда Агрокөч ихтыяҗлары өчен Орлык заводыннан 36133 тонна орлык җибәреләчәк.  Холдингның  үз  эчендә сату өчен 14680 тонна көзге бодай, 12870 тонна арпа, 5900 тонна язгы бодай, 2100 тонна борыч, 580 тонна горчица, 3 тонна люцерна кулланыла. Шулай ук чит оешмаларга завод җитештергән 7500 тонна өстәмә орлык  сату мөмкинлеге карала.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International