ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2023 ел
җомга

KazanForum кысаларында 19 - 21 майда «Казан» агросәнәгать  паркында Халыкара хәләл ярминкә эшләячәк, бирегә төрле илләр вәкилләре җыелачак. Чара өчен бөтен комплексны махсус рәвештә дини стандартлар буенча әзерлиләр, шулай ук барлык продукция  тикшерү уза.  Бу хакта матбугат туры вакытында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов сөйләде.


11
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан-Алтай ат чабышын уздыру буенча оештыру киңәшмәсе узды. Әлеге чара Татарстан Республикасы тарафыннан беренче тапкыр һәм  «Татарстан Республикасы көне»нә туры  китереп үткәрелә.
 


10
май, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елның 15 маеннан 29 маена кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан   савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер  яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре  тоткан өчен чыгымнар өлешен кайтаруга  гаризалар  кабул  итә, суммалар  түбәндәгечә  каралган: хуҗалыкта  тотыла  торган  1 сыер өчен -  2 мең сум, 2 сыер өчен  -  3 мең сум,  3 һәм аннан  күбрәк сыер өчен  - 4 мең сум;   ветеринария чаралары үткәрүгә 500 сумга  килешү имзаланганда,  өстәмә  рәвештә һәр сыерга 300 сум субсидия түләнәчәк.  
 

Быел Татарстанның 280дән артык гаиләсе Россельхозбанкның авыл ипотекасы программасыннан файдаланган. 2023 елда бирелгән ипотеканың   гомуми күләме 740 млн сумнан артып киткән. 


5
май, 2023 ел
җомга

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты Татарстан  Республикасы  Зеленодольск һәм Чистай районнарында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады. Алар предприятие продукциясе белән 3 килограммлы җыелмалар  алдылар. Комбинат шулай ук Республика клиник онкология диспансерына, Зеленодольск үзәк район хастаханәсенә хәйрия ярдәме күрсәтте һәм хәрби  хәрәкәтләр ветераннарына 50 данә продукция җыелмасы тапшырды. 

Халыкара хәләл индустрия ярминкәсе - Russia Halal Market – «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумын үткәрү көннәрендә «Казан» ааросәнәгать паркында узачак. Ярминкәдә йөздән артык үзебезнең  фермер хуҗалыклары һәм агрофирмалары үз  продукциясен  тәкъдим итәчәк. Бөтен ассортимент тулысынча Хәләл продукция стандартларына туры киләчәк.


4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 ел башыннан Татарстанда Россия  авыл  хуҗалыгы  банкы (Россельхозбанк) кече хуҗалыкларга 1 млрд сумнан артык акча җибәргән, бу узган елның шушы  чоры белән чагыштырганда 176% тәшкил итә. Аларның барысы да диярлек ташламалы ставка буенча бирелгән, бу узган елның шушы  ук чорына караганда 173%ка күбрәк. 
 

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнар белән агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Ул Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. 
 


2
май, 2023 ел
сишәмбе

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Тукай районында булды. Эш сәфәре кысаларында ул язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, шулай ук җирле аграрийлар белән аралашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минзәлә һәм Мөслим районнарында булды. Эшлекле  сәфәрдә аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та  булды. Сәфәр кысаларында чәчү кампаниясе темплары бәяләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International