Татарстанда агрополигонда Кыр көне! ТатНИИСХ кырында очрашабыз

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

24 августта Лаеш районында ТатНИИСХның тәҗрибә кырында «Кыр көне» узачак. 10 гектар мәйданда 5 төп бизнес-культура чәчелгән. Чәчүлекләр богар – табигый сугарулы җирләрдә урнашкан.  Татарстанның күпчелек авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре шундый шартларда эшли. Биредә нәкъ менә Татарстан климатына туры  килә торган  төрле вегетация сроклы сортлар кулланылган. 
Сортларны һәм технологияләрне чагыштырып карарга,  тәҗрибә уртаклашырга  һәм иң яхшысын сайларга мөмкинлек  булачак!   
Тәҗрибә полигонының төп мәйданы сояга бирелгән, ул - 25 сорт. Татарстан -  терлекчелек буенча Идел буе федераль округында  даими лидер , ә соя һәм аның эшләнмәләре  бүгенге терлекчелектә актив кулланыла. Шуңа күрә бу культурага   Татарстан аграрийлары аерым кызыксынучанлык  күрсәтәләр.
Агрополигонда шулай ук төрле  яклау  һәм тукландыру  системалары  белән  язгы бодай һәм арпаның 7шәр варианты, 2 делянка кукуруз  һәм   майлы җитеннең бер варианты чәчелгән.  
Татарстанда агрополигон орлыкчылар өчен дә, үсемлекләрне яклау чаралары җитештерүчеләр өчен дә бик кызыклы. Быел тәҗрибәләрдә танылган орлык җитештерүче компанияләр катнаша, болар: «Мираторг», «СОКО», «Спорос», «Севита», «Прогрейн» һәм  «Сев-07» ҖЧҖ. Үзләренең үсемлекләрне яклау схемаларын «Басф», «Землякофф» һәм «ШАНС» «Трейд» химия компанияләре тәкъдим итә, шулай ук контрольдә ТатНИИСХтан яклау системасы күрсәтелә.  Полигонда яңалыклар күп: сортлар да, препаратлар буенча да!
Эксперименталь чәчүлекләр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә төбәк өчен перспективалы сортларны бәяләргә һәм сайларга ярдәм итәчәк.
Кыр көненә килүчеләр чәчүлекләрне чагыштырып  карый алалар, компанияләрнең экспертлары белән һәр сорт һәм һәр технология турында сөйләшә, сораулар бирә, тәҗрибә алмаша  алачаклар.
Аерым алганда, агроконсалтинг буенча халыкара эксперт Дмитрий Свиридов күбрәк акча эшләү өчен технологияләрне ничек үзгәртергә мөмкин булуы  турында  сөйләячәк. 
Менә тәкъдимнәрнең  кайберләре:
1. Аксым һәм май өчен сатып алучы түләргә әзер. 
2. Инвестицион-технологик үзгәрешләр  күрсәтечләре түбән.
3. Кыр сезонында үзкыйммәткә  идарә итү.
24 августка ТатНИИСХ агрополигонында очрашуны  планлаштырыгыз! 
Чарада катнашу бушлай, теркәлүне https://zernovoy-soevyy-soyuz-pfo.timepad.ru/event/2511068/ сылтамасы  буенча узыгыз.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International