Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» белем бирү проектында катнашуга сайлап алу конкурсы башланды. Программаны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россельхозбанк оештыра. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.
Конкурста авылда авыл хуҗалыгы бизнесы белән шөгыльләнергә планлаштыручы физик затлар да, шулай ук яңа гына эш башлаган яки инде эшли торган фермерлар да катнаша ала.
“Быел уку яңа юнәлешләр буенча узачак, болар: «Авыл агротуризмы» һәм «Үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен эшкәртү технологиясе». Бу юнәлешләрнең сайлануы очраклы гына түгел. Узган агымнарны тәмамлаучылардан алынган үзара элемтә әлеге темаларның бүгенге көндә аеруча актуаль булуын күрсәткән. Нәкъ менә шуңа күрә әлеге юнәлешләрне үстерү белән кызыксынучы фермерлар өчен укулар үткәрү турында карар кабул ителде», – дип сөйләде Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова.
“Фермер мәктәбе”ндә катнашу өчен 9 сентябрьгә кадәр Свое Фермерство аша гариза җибәрергә, ә кирәкле документлар исемлеген, презентацияне һәм/яисә видеороликны электрон адреска җибәрергә кирәк: sh.fermer_rt@mail.ru. Катнашу шартлары белән җентекләбрәк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.
Һәр катнашучы бер генә проект тәкъдим итә ала. Конкурс материаллары эксперт жюрисы утырышларында каралачак. Җиңүчеләр 252 сәгатьлек «Фермер хуҗалыгы агробизнесы» яңа һөнәргә өйрәтү программасы буенча түләүсез укуга сертификатлар алалар, грант ярдәме алу өчен билгеләнгән үрнәктәге диплом биреләчәк.
Быел 40 кешене укыту планлаштырыла. Узган өч агымда 104 фермер үз квалификациясен күтәрә алды, алар теоретик әзерлек уздылар, фермер хуҗалыклары эшенең хокукый аспектларын, финанс бизнес-модельләрен, маркетинг нигезләрен өйрәнделәр, иң яңа агротехнологияләр белән таныштылар, тармакның алдынгы предприятиеләрендә укулар уздылар һәм «Кошчылык», «Сөт-ит терлекчелеге», «Терлекчелек», «Атчылык», «Үсемлекчелек» белгечләре буенча үзләренең бизнес-планнарын эшләделәр.