АГРОКӨЧ бөртеклеләрне урып-җыю кампаниясен тәмамлауга таба бара

2023 елның 18 августы, җомга

АГРОКӨЧтә бөртекле  культураларны  урып-җыю кампаниясе 121 087 га мәйданда алып барыла. Урып-җыюга 11 июльдә керештеләр, аны сентябрь башларында тәмамларга уйлыйлар. Бүгенге көнгә гомуми чәчүлек җирләренең  67 проценты җыелган.
 АГРОКӨЧ бөртеклеләрдән  көзге бодай, язгы бодай, язгы арпа, көзге арыш, солы һәм кукуруз үстерә. АГРОКӨЧ ел саен үсемлекләрне тукландыруның яңа  системаларын куллану буенча тәҗрибәләр, туфрак эшкәртү буенча яңа технологияләр кертү буенча тәҗрибәләр үткәрә. Бүген төп бурычларның берсе - корылык шартларында авыл хуҗалыгы культураларын үстерү өчен оптималь шартлар булдыруга юнәлдерелгән агротехнология эзләү. Ашлыкның уңышын һәм сыйфатын арттыру буенча бурычларны  хәл итү өчен  уңай нәтиҗәләр күрсәткән  тәҗрибәләрне җитештерү чәчүлекләрендә куллану  карала.
Катлаулы һава шартларына  бәйле  рәвештә  Татарстанда барлыкка килгән  корылык аркасында  гадәттән тыш хәл режимы  игълан ителгән иде, нәтиҗәдә, терлек  азыгы  әзерләүнең планлаштырылган күләме 282 мең тоннага кадәр кимеде.  Аномаль эссе һәм корылык  булган  2021 ел белән чагыштырганда, быелгы  урып-җыю кампаниясенең планлаштырылган нәтиҗәләре югарырак. 2021 елда тулаем ашлык җыемы  213 мең тонна булган иде, уңдырышлылык  -  18 ц/га.   2023 елгы сезонда фаразланган уңдырышлылык  гектардан 23,3 центнер  дәрәҗәсендә. 
Җыелган барлык уңыш, гадәттәгечә,  холдинг  структурасына керүче  Чаллы һәм Зәй элеваторларына, шулай ук Актаныш икмәк кабул итү предприятиесенә җибәрелә. Әлеге мәйданчыкларда ашлыкны кабул итү, чистарту, киптерү, саклау һәм төяп җибәрү  эшләре башкарыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International